Акыртып кияүгә биргәннәр…

Социаль челтәрләрдә Кыргызстанда 16 яшьлек кызны көчләп кияүгә бирү турындагы видео таралды һәм ул яшен тизлегендә зур шау-шу тудырды. Видеороликтан күренүенчә, әле балалыктан да чыгып өлгермәгән кызны берничә кеше чаршау артыннан өстерәп алып чыгып бара. Аның үзәк өзгеч кычкыруы музыка һәм шундагы кешеләрнең көлү тавышы белән күмелә.

Кыз урлау йоласы 6 октябрь көнне Кыргызстанның Талас шәһәрендә булган. Кызга — 16 яшь, ә аның киявенә — 35 яшь. Ролик социаль челтәрләрдә көчле реакция уятты. Социаль челтәрләрдән файдаланучыларны бу очракта өлкәннәрнең үз-үзен тотышы шаккатыра, алар җинаять эше кузгатуны сорый. Таласның эчке эшләр идарәсендә бу факт буенча тикшерү башланган, дип хәбәр итә «Кичке Бишкәк» гәзите.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: Media.az.

Бәйле