- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Башкортстанның Әбҗәлил районында бер автомобиль ат көтүенә килеп менгән. Нәтиҗәдә, өч ат һәлак булган. Машинадагылар исән калган.
“Тәүдә каршы килгән машиналарны үткәрдем, аннары кинәт ат көтүе килеп чыкты”, дигән кроссовер хуҗасы.
Социаль челтәрләрдә бу вакыйгага карата төрле комментарийлар язганнар. Ат хуҗаларын җавапка тарттырырга һәм машина бәясен түләттерергә теләүчеләр дә бар.
Хайваннар юлда йөрергә тиеш түгел. Барысын да закон җайларга тиеш.
Чыганак "Кызыл таң"
Фото: "Баш ньюс"