- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Иртәгә, 31 октябрьдә, иртән һәм көндез Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Моннан тыш, төнлә республиканың көньяк-көнбатышында юеш кар явачак. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка күчүчән җил.
Тәүлек дәвамында юлларда бозлавык булачак, дип кисәтелгән Татарстан синоптикларының һава шартлары начарлануы турында тараткан хәбәрдә.
Төнлә һава температурасы -5 градус булачак. Көндез һава температурасының -3…+1 градус булуы көтелә. Төбәкнең көньяк һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачак.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar
–
–