«Тукта, тынычлан… Ул хәзер икенче кеше, син үлеп яраткан Илдусың түгел»

-- Alfia

Менә замана могҗизасы интернет дигәннәре авыл җиренә дә килеп җитте! Гөлфия анда бик озаклап утырырга мөмкинчелек тапмаса да, ара-тирә вакыт табып, бөтендөнья челтәренә кергәли башлады. Социаль челтәрләрнең берсендә үз сәхифәсен ачкан Гөлфия анда бергә укыган сыйныфташларын, ничә еллар буе күрмәгән дус-танышларын тапты. Кара әле, әллә кайдагы, бер-берсеннән еракта яшәгән танышларны, туганнарны кул сузарлык кына арага якынайта бит бу галәмәт, дип исе китте аның. Күп кенә дус-ишләре, аның сәхифәсенә кереп, үзләрен таныттылар. Күбесен Гөлфия исем-шәрифәләре буенча үзе эзләп тапты. Бик якын дуслары белән күрешеп очрашу бәхетенә дә ирештеләр алар.

Авыл җирендә кечкәй генә булса да үзенең тегү буенча бизнесен алып барган Гөлфиянең вакыты чикле булса да, ул яңа табышкан дус-иптәшләре белән аралашыр өчен интернет челтәренә кергәләп йөрде. Беркөн, үз сәхифәсенә кергән кунакларны карап утырганда, бик тә якын, таныш йөзне күреп, Гөлфияне яшен суккандай булды! Шушы кул сузарлык арадан гына аңа беренче яшьлек мәхәббәте серле елмаеп карап тора иде! Илдус… Яшьлек таңында сөеп-сөелеп тә кавыша алмый калган Илдус… Монитордан күзләренә мөлаем елмаеп караган Илдуска текәлеп, Гөлфия уйга калды…

Туган авылыннан ерак булмаган күрше авылга туганнарына кунакка баргач танышты Гөлфия Илдус белән. Кер тимәгән саф сөю белән сөйде ул аны. Илдус мотоциклына утырып еш килеп йөрсә дә, ул килә алмаган көннәрдә Гөлфия ярты дәфтәр тутырып хатлар язды аңа. Мәктәпне бетергәч Гөлфия тегүчелеккә укырга керде. Хәрби хезмәткә киткән Илдусын өзелеп көтте. Кавышырга, гомер буе бергә булырга вәгъдәләр бирештеләр, ничек кенә кыен булса да, бер-берсен ташламаска сүзләр куештылар.

Тик Илдус тиз онытты шул биргән сүзләрен. Хәрби хезмәттән исән-имин кайту хөрмәтенә өйләрендә оештырылган кичәдә үк янында бөтерелеп йөргән шаян телле Минзиләгә күзе төште аның. Әллә ничә егетнең башын берьюлы әйләндергән Минзилә егетне тиз генә үзенә өйләндереп куюның җаен тапты. Авырлымын, диде. Илдус, Гөлфия белән күрешмәс өчен, аңлатып хат язды. Шулай килеп чыкты инде, туасы бала гаепле түгел, гафу ит, диде. Гөлфиянең йөрәгенә хыянәт пычагы казадылар. Башта төн елады, көн елады. Яшисе килмәгән чаклары күп булды. Кешеләргә, дөньяга ышанычын югалтты. Сагышыннан ни тере, ни үле килеш йөргәндә язмышы аны булачак ире Сәхи белән таныштырды. Онытырмынмы әллә шуны, дип Гөлфия Сәхигә тормышка чыкты. Бәхетенә, Сәхи начар ир булмады. Хатынын, уллары Маратны үлеп яратты. Тормыш булгач, төрле чак булса да, Гөлфия бәхетсез тоймады үзен ире белән. Тәүге мәхәббәте бәгырен телеп искә еш төшсә дә, тупылдап торган улын куана-сөенә үстерде, кеше итте. Менә үткән гомеркәйләр! Марат та институтын бетереп ята. Әтисе Сәви генә озын гомерле булмады шул…

Кара әле, монитордагы Илдусның сүрәтенә төбәлеп утыра торгач, ярты төн дә җиткән! Компьютерны сүндерим дип җыенганда гына, Илдустан хат алды Гөлфия. Илдус кына әйтә белгәнчә өзекләп: “Бә-гы-рем, гафу ит мине. Мин синең алда бик гаеплемен. Минзилә мине гомер буе алдады. Балабыз булмады. Тормышыбыз тормыш түгел”, — дип язган иде ул.

Гөлфия Илдуска озак җавап бирмәде. Бер яктан беренче мәхәббәте йөрәген авырттырып үзен тагын сиздерсә, икенче яктан вөҗдан дигәне тавышсыз калмады. Ничек инде намуслы Гөлфия ир белән хатынның арасына керсен? Ни дисәң дә, Илдус хатынлы ир. Кайчандыр Илдусыннан аерган Минзиләгә барәбәрле, тиешле җавабын бирергә теләсә дә, Гөлфияне Илдус белән очрашудан нидер туктата килде.

Илдус хат артыннан хат яудырды. Әйдә очрашыйк, әйдә кавышыйк. Яшьлек хатабызны төзәтик. Без бер-беребезне сөябез, диде.

Дөресен генә әйткәндә, Гөлфиянең Илдусны бер генә булса да күрәсе бик килә иде. Күпме сораса да, Илдус үз сәхифәсендәге яшь чагындагы рәсемен алыштырмады. Очрашырга килгәч күрерсең, диде. Нинди икән ул? Үзгәргәнме икән? Күрешмәгәнгә дә чирек гасыр гомер узды. Икенчедән, үзенең Илдуска булган хисләрен сынап карыйсы, үз-үзен аңлыйсы килде аның.

Гөлфиянең тагын төн йокысы качты. Күңеле Илдусны күрергә бик теләсә дә, ул инде яшь вакыттагы самими, унҗиде яшлек акылдан язып сөйгән кызый түгел иде шул инде. Ярый әле, акылы үзендә калды. Шул акылы хәзер дә аңа тугры хезмәт итә. Тукта, тынычлан, болай ярамый, ди. Ул хәзер икенче кеше, син үлеп яраткан Илдусың түгел, ди.

Тыңлады Гөлфия акылын, ә күңеле үзенекен итте. Илдус белән бер-ике ай язышкач, алар очрашырга сүз куештылар. Илдус яшәгән шәһәргә үзе килде Гөлфия машинасы белән. Очрашырга сүз куешкан кафе алдына машинасын туктатып, аннан чыкмыйча гына көтә башлады. Урам аша җәяүлеләр сукмагыннан чыгып килүче Илдусны таныды Гөлфия, ул танымаслык үзгәрсә дә. Дулкынлануыннан ни кылырга белмичә, озак кына утырды Гөлфия, читтән генә Илдуска карап. Картайган, бирешкән, элекке егетлеген югалткан Илдуска кызганудан башка берни тоймады ул. Еллар буе күкрәген басып торган авыр тойгы әллә кая булды. Җибәрде аны яраланган мәхәббәте. Җибәрде…

 

Ә Илдус, сәгатенә ара-тирә караштырып, ярты сәгать чамасы көтеп торды да, урам буйлап атлады.

… Яхшы гына машинада утырган чибәр ханым, урам чатындагы светофорның кызыл утына туктап, тынчу-тузанлы шәһәр урамына юнәлгән, олыгаеп килгән, иңнәре аска төшкән, аксыл чәчле ирне үткәреп җибәрде дә, яшел ут янгач, ерактагы үзенә чакырып торган зәңгәр киңлеккә юл тотты…

Физәлия Дәүләтгәрәева

 

Мәгълүмат: kitap.net.ru

Бәйле