2013 елдагы һава һәлакәтендә очучылар гаепле дип табылган

РФ Тикшерү комитеты 2013 елның ноябрендә Казан аэропортында «Боинг 737-500» һәлакәте турындагы эшне тикшерүне төгәлләде. Ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гадәттән тыш хәл очучылар гаебе белән килеп чыккан дигән карарга килгән.

Авиаһәлакәткә һава судносы командиры Рөстәм Салиховның һәм икенче пилот Виктор Гуцулның ялгыш гамәлләре китергән, өстәвенә, Салихов җитәрлек күнекмәләре булмаган килеш самолет белән идарә итә башлаган. Авиакомпания Росавиациянең Татарстан төбәкара һава транспорты территориаль идарәсенә ялган документлар тапшырган. Ул вакытта ведомствоны җитәкләгән Шәүкәт Умаров пилот документларын тикшерүне оештырмаган.

Моннан тыш, авиакомпания Салиховны тиешенчә әзерләмәгән, ә һава судносы командиры итеп җибәргән. 2012 елның мартыннан ул пассажир самолетлары белән судно командиры буларак идарә итә.

«2013 елның 17 ноябрендә Салихов, Мәскәү-Казан маршруты белән рейсны үтәгәндә, һава судносын катлаулы пространствога керткән, шул ук вакытта идарәне  Гуцул үз өстенә алмаган», — диелә СК хәбәрендә.

Штаттан тыш хәлдә «Боинг» командиры очыш  кагыйдәләрен бозган һәм һава судносын һәлакәткә китергән.

Ул авиакатастрофа нәтиҗәсендә аның бортында булган 50 кеше — 44 пассажир, ике пилот һәм дүрт бортпроводчы һәлак булган.

Чыганак “МК”

Фото: Pixabay.com

Бәйле