“Берсе тәрәзәдән сикерде, икенчесе әче итеп сүгеп җибәрде» — Благовещенский фаҗигасе

Благовещенскида Амур төзелеш көллиятенең 4 курс студенты Данил Засорин студентларга ут ачкан. Нәтиҗәдә, берничә кеше яраланган, ә һөҗүмче үзе үз-үзен үтергән. Нәрсә корал алырга этәргән , аның сәбәпләре турында танышларының берсе сөйләгән.

  • Без Данил Засорин белән уку практикасында очраштык. Минән аңа  ярдәм итүне  сорадылар, — ди Сергей. — Мин юл бүлегендә укыдым, ә ул компьютерчы иде. К-43 төркемендә укый. Иң зур конкурс бездә «архитектура» һәм «компьютер системалары һәм комплекслары» белгечлекләрендә булды. Анда иң » башлы» егетләр һәм кызлар укый дип санала.
  • Данил сезгә нинди тәэсир ясады?

  • Ул башкалардан  аерылып тормый, ябык кына егет иде. Һәрвакыт пөхтә,  тыныч, оялчан. Тик ул сөйли  башлауга, үзгәрә, ачылып китә. Күп укыган, сүзчәнгә әверелә, фикер алышырга рәхәт иде аның белән.

Данил компьютер уеннары белән мавыга, «тимер»не яхшы белә. Аңа төрле сораулар белән кешеләр мөрәҗәгать итте. Кемгәдер ул хәтта комплар да җыйган. Курсташлары белән аз аралашуын, ә үз ишегалларындагы балалар белән яхшы мөнәсәбәттә булуын искәртте.

  • Бу дөресме, төркемдә аны мыскыл  иттеләрме?
  • Әйе, мин моны күпләрдән ишеттем. Яшүсмерләр каты күңелле. Аларга корбан кирәк. Алар аны Данил йөзендә тапкан. Күрәсең, ул бирешкәндер, аны гел ирештереп  торалар. Вак-төяк өстерүләр үскәннән үсә бара.

Бездә ябык чатта хәзер хәбәрләр йөри, элек аның белән укыган, соңыннан аны куган иделәр, егетләрнең берсе Данилны мәсхәрәләүләре турында сөйли. Егет аны көллияттән куып чыгаруларына бик шатланып язган, әгәр ул калган булса, Данил аңа беренче чиратта атар иде.

Ябык чатта Жек турында да сөйләнелә. Бер көн элек аның янына Данил килеп: «Яшисең киләме?» –ди. Тегесе аты-юлы белән сүгенгән. Ә Данилны мылтык белән күргәч, тәрәзәдән сикергән.

  • Аудитория өченче катта урнашкан иде, — ди Сергей. — Ялгышмасам, сикергәч, егетнең куллары сынган.

Тагын бер егет, Алексей Голубничийның качарга мөмкинлеге булган. Тик моны эшләмәгән. Данил аңа: «Үлемәсңсезмени?» – дигәч, Леша: «Миңа барыбер», — дип җавап бирә. Засорин шунда ук аның ягына ата. Муенына  һәм арт чүмеченә  эләгә. Башкалар качалар, башларын каплыйлар. Ике егетнең оча һәм бот сөякләре яралана.

  • Данил Засоринның үз-үзен тотышы  элек сәер тоелмадымы?
  • Ул гадәти егет иде. Бәлки, бераз ябык, бик аралашып бармый йомыграк иде. Тик агрессия күрсәткәнен белмим. Үткәннәрне еш искә ала иде, бүгенге көн  аңа кызык түгел дигән тәэсир калды. Чынлыкта чит кеше күңеле-кара урман. Безгә Данилның күңелендә ниләр булганын фаразларга гына кала. Ул нинди «җәһәннәм » дә яшәгән. Бу турыда, Данил мөрәҗәгать иткән очракта, аның әти-әнисе яки медиклар белә ала.

  • Шундый хәбәр дә таралган иде, имеш, ул тулай торакта көчләнгән  кызы өчен  үч алган.

  • Миңа бу версия дөрес  түгел кебек тоела. Аны беркем дә кыз белән күрмәде. Көчләнгән студентлар турында да берни дә билгеле түгел.

  • Ә аның гаиләсе турында нәрсә әйтергә була?

  • Аларның гаиләсе бик имин. Данил үги әтисе белән яшәде . Аның белән тигез, яхшы мөнәсәбәтләрдә иде. Аны нәкъ менә әтисе атарга өйрәтте. Алар, шәһәр читенә барганда, күнегүләр ясадылар. Данилның абыйсы да бар иде.

  • Көллият ничек сакҫлана,  керү авырмы?

  • Керү юлында камуфляждагы шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тора. Керү студент билетлары буенча. Тик өйдә онытылган очракта, бинага халык төркемендә үтәргә  була иде. Бу бинада металл эзләгечләр юк. Сактан тыш, катларда тәнәфесләрдә укытучылар кизү тора. Студбилетны тикшерергә мөмкин. Шулай ук алар тәртипне дә күзәтәләр.

Иртән ишек төбендә басып торган каравылчыны тоткарлаганнар. Безгә тикшерүләргә әзерләнергә кирәк, диделәр инде. Сак, пропуск режимын көчәйтергә җыеналар. Сыйныф сәгатьләрендә терроризм һәм экстремизм турында сөйләячәкләр, эвакуация буенча инструктаж үткәрәчәкләр.

Чыганак «МК»

Бәйле