Татарстанда фаҗига: янгында ир-ат һәлак була

-- Alfia

Тәтеш районының Нармонка авылында янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

7 декабрь 8.10 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Тәтеш районының Нармонка авылында кечкенә агач йорт януы турында хәбәр килгән.

133нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре йортны тулысынча янгын чорнап алуын ачыклаган. 20 минуттан янгынны сүндергәннәр.

Янгын сүндерүчеләр йорт корылмаларын тикшергәндә ир-ат мәетен тапкан. Ир-атның шәхесен ачыкларга кирәк булачак.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле