Беренче, икенче өлешләрен сылтама буенча укый аласыз.
Чыңгыз, Миләүшәне машинага утырткач та, хатынына карап:
– Мин кодагыйларга бара алмам, – дип куйды.
– Чыңгыз, ни булды, әйт, газаплама! Күрәм бит мин, синең белән нидер булды?
Ир хатынына карады. Чыңгызның күзләреннән яшь атылып чыкты. Миләүшә бик сирәк елый торган ирен тетрәндерерлек зур вакыйга булуын чамалады.
– Кызым… Айсылу… – ирнең буасы ерылып китте – күз яшьләре туктаусыз ике битеннән ага да ага…
– Айсылуга ни булган?
– Ул… ул… комада. Бүген иртән дус кызының туена җыенган иде… Әлмәткә… Туй машиналары авариягә очраган… Сабирә шалтыратты… икенче хастаханәгә илткәннәр… Кызым…
– Чыңгыз, бик зур хәсрәт бит бу! Без монда ничек тә юнәлербез, бар, җаным! Бәлки, соңгы тапкыр күрәсеңдер, бар! – Миләүшә авызыннан чыккан үз сүзләренә үзе ышанмады. Көндәше янына үз куллары белән ирен бәйли түгелме соң? Кем белә, әтисе килгәнче кызы бакыйлыкка күчеп куйса? Хатынны алыштырып куйдылармыни – бу зур хәсрәтнең бөтен фаҗигасе, ачысы тәнен, аякларын җыерып китерде.
– Бар, Чыңгыз! Булатка үзем аңлатырмын, улларың аңлар, алай ук каты бәгырьле түгел улларың!
Чыңгыз мәҗлес буласы өйгә кереп тормады, Миләүшәне ишек төбенә кадәр озатты да, машинасына утырып китеп барды. Хатын кунакларга барын да аңлатып тормады. Булатка гына әтисенең кызы авыр хәлдә булуын әйтергә туры килде. Никах мәҗлесе матур гына узып китте. Кодагыйлардан Миләүшә олы улының машинасына утырып кайтты.
– Әтине әйтәм, но язмыш сынап карый үзен ә, әни? Башта сине аяксыз калдырган, ничә тапкыр үзе үлемнән калган, инде менә Айсылуы үлеп ята… Кирәк бит, ә! Улының никахы көнне кызын авариядә имгәтә. Вәт Алла җәзасы димә инде син моны, әнием!
– Алай димә, улым! Беребез дә кайчан кайда ни буласын белми бит! Ә әтиегезгә кызы янына китәргә үзем рөхсәт иттем. Бала бит әнисе өчен гаепле түгел. Әтиегез – Айсылуга да әти бит, бердәнбер әтисе! Менә үзең әти булдың, улың үсә төшкәч тә аңларсың әле, улым!
Миләүшә Динар белән бергә чәй эчеп бетергәндә, яшь килен белән Булат та кайтып керде.
Миләүшә аларны да өстәл янына чакырса да, яшьләр табын янына утырмыйча, йокы бүлмәсенә уздылар. Йортка икенче килен төште. Ничек яшәп китәрләр, бер кухняга, бер өстәл артына сыярлармы – Миләүшәне шул сораулар да борчыды. Олы килене беренче танышкан көннән үк Миләүшә өчен өзелеп торса, бусы әллә ни игътибар бирмәде шикелле. Фирая ике сүзнең берендә: «Әнкәй, әнкәй», – дип өздерсә, Гөлира ни «апа», ни «әнкәй» сүзләрен әйтергә ашыкмады. Инвалид хатын белән аралашасы килмәгәнрәк төсле тәэсир калдырды. Миләүшәнең күңеле кителсә дә, Булатка сиздермәде. Тора-бара ияләшер, дип кенә үзен юатты.
Динарны озаткач, Миләүшә залга кереп азрак ял итәргә уйлады. Бу көннәрдә бик йончыган, арыган тәненә, сулкылдаган җанына тынычлык табарга теләп, диванга ятты.
Күзләрен йомуга, әле комада ятучы Айсылу, әле ире күз алдына килде. Ул да түгел, җилләнеп килеп, Сабирә аның өстендәге одеялын тартып алды да:
– Син, син генә каргадың, ахры, баланы! Синең күз яшьләре тотты кызыбызны! Безнең юлыбызда нишләп очрадың син, нигә?
– Сабирә, син ялгышасың, мин түгел, син кердең безнең арага! Ә кыз балага мин ничек начар сүз әйтим?!
Миләүшә, өстенә салкын су сипкән төсле, шабыр тиргә батып уянды. Аяклары калтырый, үзе күшеккән иреннәрен тибрәлдереп нидер әйтмәкче була… Уф, шөкер, төш кенә икән!
Сәгатькә күз төшерде. Торып кичке ашка шулпа кабызырга уйлады. Кухня ишеге төбендә аннан атылып диярлек чыккан Гөлира белән бәрелештеләр. Миләүшәнең култык таяклары, бер-берсенә сугылып, шалтырап идәнгә ауды, алар артыннан хатын үзе стенага таба янтайды.
– Карап йөрергә кирәк! – йортка килен булып төшкән Гөлираның беренче сүзе шул булды. Миләүшәгә таякларын алып тоттырды да кабат Булат бүлмәсенә кереп китте.
Миләүшә йоклаган арада, күрәсең, киленчәк кухняда чәйләп алган – өстәлдә юылмаган чынаяк, тәлинкәдә ашалып бетмәгән гөбәдия кисәге, киви кабыклары ята иде. «Менә сиңа ярдәмче, менә сиңа уң кул, каенана! Миләүшә култык таякларын алмаштыра-алмаштыра, өстәлне җыештырып алды да, шулпа куйды.
Итәктә чакта бала карау берни түгел икән, үскәч, балигъ булгач. хәсрәтләре күбәя икән аның! Берничә көн үзенең борчулы, уйландырырлык мизгелләре белән узып китте, аккан суны туктатып булса да, гомерне туктатып булмый икән! Һәр минут, һәр сәгать күңелгә үз төсен, үз хатирәсен калдырып уза да уза…
Булаты иртәнге чәйне әнисе белән бергә эчеп, эшкә китсә дә, кичке ашка я соңарып кайта, я бөтенләй утырмый торган булып китте. Миләүшә, тыңламый торган аякларын көч-хәл белән сөйрәп, үзенчә затлы ризык та әзерләп караган була, тик бушка – пешкән нигъмәтне мактап ашаучы гына юк. Чыңгыз әнә гади коймак кына койсаң да, туктаусыз матур сүзләр әйтеп хатынын очындыра иде. Ирнең соңгы берничә көндә тавыш-хәбәре ишетелми. Шалтыратмый да, кереп тә чыкмый. Кызы ни хәлдә икән, аңына килдеме икән? Бу хәлләрне Сабирә ничек кичерә икән? Бала хәсрәте бигрәк тә авыр хәсрәт бит ул! Миләүшә: «Чыңгызга әллә үзем шалтыратып карыйммы икән?» – дип уйларга өлгермәде, телефоны зеңләде. Хатынның уйларын фәрештәләр ишеткән, күрәсең, ире икән!
– Миләш, нихәл син?
Миләүшәнең күзләреннән яшьләре атылып чыкты. Бу җанына якын тавышны бик-бик сагынган икән ул. Сүз әйтә алмыйча торды.
– Миләш!
Җавап бирергә кирәк иде – хатынның тавышы калтырап, карлыгып чыкты.
– Ярыйсы.
– Киенеп куй, хәзер сине алырга киләм!
– Кая, ник?
– Айсылу… – Чыңгызның тавышы кинәт өзелде.
– Кызыңның хәле яхшырдымы, алып кайттыгызмы?
– Айсылу … бүген … иртән… китте… Кайтмаска китте…
Миләүшәнең йөрәге кысып куйды. Бер-ике көн булса да әтиле булып яшәп калган кызның гомере шулкадәр кыска булуы, көндәшенең ачы хәсрәте хатынны да битараф калдырмады.
– И Раббем, бигрәк тә зур кайгы бит! Чыңгыз, ә мин нигә, Сабирә ошатып бетерерме соң?
– Сабирә үзе әйтте, Миләүшәне дә алып кил, күреп калсын, – диде. Бүген төшкә кадәр күмәбез.
Ире телефонны куйды. Миләүшә башта аптырап, бер мизгел нишләргә белмичә торды – барыргамы, бармаскамы икән? Авылдаш кешенең кайгысын уртаклашмасаң да яхшы түгел, барсаң да әллә ничек кенә. «Чыңгызның ташлап чыгып киткән хатыны килеп утырган», – дип, гаепләмәсләрме?
Миләүшә юынып, өс-башын алыштырды. Тартмадан хәер өләшер өчен әзерләп куйган акчаларын барлап, кесәсенә салды. «И бу тормыш дигәнең! Сабирә әнә Чыңгызны гомер буе көтеп, ялгызы кыз үстерде дә, инде бер оя, бер төп булып, бәхетле генә яшисе урынга, язмыш иң газиз парәсен алды да куйды. Мондый авыр хәсрәтле чакта дошманыңның да кайгысын уртаклашырга кирәк. Ә Сабирә миңа дошманыммы? Мин үлем белән көрәшкәндә, улларымны карашкан кеше миңа дошман булмастыр. Нишләп була, яраткан инде ул да Чыңгызны, яраткан! Яратмаса, шул кадәр көтеп алыр идемени, кызы тууга иремне миннән аерткан булыр иде…» Уйлар Миләүшәнең чигәсен туктаусыз бораулады да бораулады.
Күпме вакыт узгандыр, ишек ачылып, анда Чыңгыз күренгәч кенә, шул уйлар чоңгылыннан чыгып, култык таякларына тотынып торып басты.
– Исәнме, Чыңгыз! Без бүген исәнләшмәдек тә бугай әле…
– Исән, исән, миңа исән булмаска ярамый, Миләш! Миңа кызым өчен дә. сезнең өчен дә исән булырга кирәк, бик кирәк!
– Килешерме икән? Минем баруым, дим?
– Син бит олы йөрәкле, Миләш, килешер!
Җыйнак кына, кояш чыгышка каратып салынган агач өй янына килеп туктадылар. Йорт алдындагы бакчада пар каен үсеп утыра. Тәрәз каршына каен утыртырга кушмыйлар шул, Сабирә әллә шуны да белмәгән инде.
«Каен агачы йорт алдында кайгы теләп утыра ул», – диләр бит борынгылар.
Өйгә керделәр. Миләүшә үзен чагып алган берничә караштан җыерылып куйды. Култык таяклары чайкалып, узаргамы-узмаскамы дип аптырап торганда, аның янына Сабирә үзе килде.
– Килеп әйбәт иткәнсең, Миләүшә! Озатабыз менә Айсылуны! – дип, хатын Миләүшәне сискәндереп кочаклап алды да, үксеп елап җибәрде. – Йорттан туй күлмәге киеп китәсе урынга, кәфенгә чорналып чыга инде кызым!
Миләүшә, юатырлык сүзләр эзләде. Үзенә төбәлгән берничә усал карашка җавап итеп булса да, нидер әйтергә кирәк иде.
– Сабирә, язмыштан узмыш юк инде беребезгә дә! Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрне яшибез һәммәбез, җаным! Сабыр итәргә кирәк! Бернишләп тә булмый, Сабирә! Ходайдан сабырлык сора син!
Хатын үзенә кадалган уклы карашларның азрак йомшаруын күреп, түргә узды. Түрдә – башы ап-ак марляга уралган, уң як бите яньчелеп керсә дә матурлыгын җуймаган Айсылу ята.
«И сабый гынам, әти канаты астында яшәргә җыенганда гына, яшәп туйгысыз шушы матур тормыштан китеп бар инде! Әллә нинди матур хыялларың калгандыр, бәлки, әле Динар, Булат абыйларың белән дә дуслашыр идең. Алдагы көннәрдә абыйларың терәк тә булып куйган булырлар иде», – дип уйлады Миләүшә. Бер Айсылуның күм-күмгәк йөзенә, бер аның янына чүмәләгән Сабирәгә карап, бала югалту ачысының бөтен төсмерләрен күреп, үзенең бүгенге халәтенә разый булып куйды. Шөкер, уллары исән, ире теләсә килеп йөрер, мондый хәсрәткә тарган Сабирәне ташла дип әйтергә ничек теле әйләнсен?! Сабирә әйтмәгәнне ул да әйтмәс!
Миләүшә, белгән догаларын эченнән генә укып, читтә утырган берничә карчык рәтенә урнашты. Каршы яктагы ике хатын чыш-пыш килеп Миләүшәнең гайбәтен чәйнәп алдылар:
– Ничек килгән ә, ояты да юк икән! Ирен даулап йөри торгандыр әле, Сабирә буклы себерке белән куып чыгарсын үзен! – дигән сүзләр акрын әйтелсә дә, бүлмәдә утыручыларны сагайтты. Чебешләрен тилгәннән саклаучы ана каз сыман, Сабирә аларны сүзләре белән «чукып» алды:
– Кызыбызның җеназасы өстендә гайбәт чәйнәп утырырга килгәнсез икән, чыгып китә аласыз. Урыны да, вакыты да ул түгел!
Хатыннар шым булдылар. Чыңгыз Сабирә белән киңәшләшеп алды да, кабер казырга тиешле кешеләрне ияртеп, зиратка китеп барды.
Вакыт тиз уза. Мәет юучы хатын килгәч, залдан барлык кешене икенче бүлмәгә чыгардылар, кайсылары урамга ук чыгып китте.
Мәетне юып, эшен бетергәч, ишек алдына алып чыктылар. Сабирә, чынлап та, бик сабыр хатын икән! Миләүшә шушы кадәр авыр хәсрәттән дә сыгылып төшеп акырып еламаган көндәшенә сокланып карады. «Нинди көчле бу хатын! Чыңгыз, күрәсең, аны шул көчле булуы өчен якын итәдер, юкка гына егерме алты ел торгач та, гаиләсен ташлап аңа китмәгәндер! Акырмый-бакырмый, акрын гына үксеп. мәет озату эшләрен башкарып йөри. Янында тагын бер ир-ат та булышкалый. Йөзе таныш кебек булса да, Миләүшә ул ирнең тәгаен генә кем икәнен төсмерли алмады.
Җеназаны күтәреп киттеләр. Алдан колашаның бер сабын Чыңгыз күтәргән.
Иренең йөзе кызарган, күзләре дымлы. «И җаным, кечкенә чакта кызыңны күпме күтәрү насыйп булды икән сиңа? Иңбашларына утыртып, тезләреңдә сикертеп уйната алдыңмы икән соң? Синең «командировка»дан кайтканыңны шушы йорт тәрәзәләреннән әллә ничә тапкыр карап, көтеп алгандыр бу Айсылу! Өйгә керүгә муеныңа сарылып, сөенгәндер… Үзенең һөнәрләрен күрсәткәндер. Син алып килгән кечкенә генә бүләккә дә тау чаклы шатлангандыр! Хәзер менә эндәшми кызың. Синең җилкәдә мәңгелеккә китеп бара… Кайтмаска… Син әйтергә хыялланган сүзләрне ул инде ишетмәс, Чыңгыз!»
Миләүшә зиратка китүче төркемне шундый уйлар белән озатып калды.
– Миләүшә, сине энем илтер. Бүген Чыңгыз бу эшләрдән бушамас инде. Рәхмәт килүеңә, миңа рәнҗемәвең өчен рәхмәт сиңа! Миңа бәхетле булырга язмаган, күрәсең! Ходаем ир биреп, газиз баламны алды… Марс, Миләүшә апаңны өйләренә илтеп кайт, энем! Миләүшә таныш чалымлы ирнең Сабирәнең энесе булуын шунда гына аңлады. Марс хатынны култыклап диярлек машинага кадәр озата килде.
– Әйдә, Миләүшә апа, тиз генә илтеп килим, – диде.
Юлда берара сөйләшми генә бардылар, тынлыкны Марс бүлде.
– Миләүшә апа, апага рәнҗемәгез сез! Чыңгыз абыйны ул чакырып китермәде бит… Чыңгыз абый үзе… Айсылуның Соңгы кыңгырау бәйрәменә барган ул. Айсылу чакырган. Анда апа да булган. Шунда Чыңгыз абый: «Әйткән сүземдә торачакмын, сезгә күченәм», – дигән. Сабирә апа бик уңайсызланды башта: «Миләүшә мине каргар инде, мин бит әле үз аякларымда йөрим, аңа ир кирәгрәк», – дигән. Ә Айсылу бик сөенгән иде: «Вузга әти белән бергә барырмын мин дә – башкалар кебек. Әти бит миннән сораган иде. Мәктәпне алтын медальгә тәмамласаң, сиңа ни бүләк итим, кызым?» – дип. «Әти, миңа иң зур бүләк – син үзең!» – дип әйттем, дип шалтыратты ул миңа, шатлыгыннан үзе туктаусыз көлә. Чыңгыз абый аңа вәгъдә биргән. Менә шул: Сабирә апаларга килеп кергән Чыңгыз абыйга Айсылу алтын медален тоттырган.
Тик менә шатлыгы гына озакка сузылмады сеңелемнең. «Архитектор булам, матур йортлар төзим, анда гел әтиле сабыйлар гына яшәр», – дип хыялланган иде. Миләүшә Марска берничек тә җавап бирмичә, тыңлады да тыңлады. Менә ире ни өчен көтмәгәндә генә җыенып чыгып киткән икән! «Вәгъдә – иман!» – диләр бит. Ул кызына биргән сүзендә торасы килгәндер.
Марс гаҗәп итагатьле егет икән – Миләүшәне машина ишекләрен ачып, култыклап чыгарды да өйгә кадәр үк озата керде. Ишек төбендә басып торучы яшь килен аларны елмаеп каршы алды:
– Менә, кайгырып торасы юк ир китте дип, яшьрәге дә табылган әле!
Гөлира, Марска карап, чытлыкланып көлеп куйды. Миләүшә килененең бу сүзләрен чит кеше янында ишетмәгәнгә салышса да, өйгә кергәч, эчендәген әйтми булдыра алмады.
– Гөлира, балам, безнең йортка аяк баскансың икән, эчтән булмаса, тышыңнан булса да ихтирам итәргә өйрән. Булат бит детдом баласы түгел, аны шушы ике култык таягыннан башка аякка баса алмаучы инвалид анасы табып үстерде. Шуны онытма!
Килен каенанасының шактый кырыс әйтелгән сүзләрен күтәрә алмады бугай, йокы бүлмәсенә кереп китте. Булат эштән кайтканчы башка чыгып күренмәде. Бүлмәдән телефон аша кемгәдер кычкырганы, шаркылдап көлгәне генә ишетелеп торды.
«Менә сиңа килен! Әле арты җылынып өлгермәгән, йөрәккә укларын кадап кына тора! Төн йокыларымны калдырып, абалана-тезләнә үстергән улыма лаек хатын була алырмы бу кыз?»
Миләүшә бүгенге хәлләрне кабат бер хәтереннән кичереп, кухняга кереп, чәй куеп җибәрде. Соңгы арада тамагыннан чәйдән гайре берни үтми, ризыкка кагыласы да килми. Чыңгыз өйдән киткәннән бирле шулай. Ул барында парлап матур итеп ризыкның тәмен, яшәүнең, авыр булса да, ямен табып, табын янында озаклап утыралар иде. Чыңгыз үзе эшләгән һәр эше турында хатынына сөйли, аның белән киңәшә иде. Хәзер кухняда тынлык. Элек гел чиста тора торган өстәл өсте генә килен төшкән көннән бирле шапшакланып китте: ашап төкерелгән көнбагыш, чикләвек чүпләре, эчеп бетмәгән чәйле әллә ничә чынаяк, бөгәрләп аткан салфеткалар.
Хуҗабикә мондый хәлгә күнмәгән иде. Миләүшә абаланып йөрсә-йөрде – өйне дә, кухняны да бик пөхтә тота иде. Идәннәрне шуышып юган чаклары да күп булды. Ире аның бу сыйфатын аеруча яратып, ихтирам итеп яшәде. Йортның матурлыгы хатын-кызның уңганлыгыннан тора шул! Ә монда Гөлира аяк басканнан бирле, кухня хуҗасыз ташландык бүлмәгә әйләнде. Әнисе, күрәсең, кызны хатын-кыз эшенә өйрәтмәгәндер, югыйсә, ашаган табак-савытын гына юып калдырыр иде.
Чәй кайнаган арада Миләүшә килене калдырган савыт-сабаны юып куйды. «Булат белән ничекләр генә яшәп китәрләр икән? Улы бу баланы нинди сыйфатлары өчен сайлап, гаилә корырга булган? Бәлки, өйдән чыгып китәргә бер сәбәп кенәдер бу кыланмышлар?» Миләүшә үзенә йөз кат сорау бирсә дә, җавапларын таба алмады. Ванна бүлмәсенә идән юа торган чиләкләрен алырга кергәндә, килененең телефоннан сөйләшкәнен ишетеп, туктап калды:
– Мин монда торырга җыенмыйм, мама! Ошамый бу хатын миңа. Шак-шак таяклары тавышыннан аллергия миндә, мама. Еле терплю, мам, Булатка квартира эзләргә куштым инде.
Миләүшә колакларым дөрес ишетәме соң, дигәндәй, баскан урынында катып калды. Әле өйдә бер атна да торырга өлгермәгән килен, әнә ниләр планлаштыра икән! Телефоннан әнисе белән сөйләшә, ахры.
– Әйтмим мин аңа «әни» дип, беркем дип әйтмим, апа да, димим! Нет, мам, әйтмим булгач, әйтмим инде! Все, не уговаривай меня!
Бүлмәдә музыка тавышы ишетелә башлады. Гөлира телефоннан сөйләшеп туйдымы, әллә үзенә шулай эш табуы идеме, Миләүшә анык кына чамалый алмады. Култык таякларын душка сөяп куйды да, чиләкне кухняга таба этеп, шуышып китте.
Тормыш күренешләре гел үзгәреп торган сәхнә сыман. Төн пәрдәсен тартып, уңган кояш күтәрелә. Кояш тырыш, кызу хатын-кызлар кебек – һаман ашыга, кабалана… Пәрдәсе күтәрелгән тормыш-сәхнәдә, искеләре белән беррәттән, яңа геройлар да күренгәләп китә. Алар яшәешкә яңа төсмерләр өсти, тормышның гел бертөрле генә агуыннан туйганнарны айнытып җибәрә.
Мәгълүмат: omet-rb.rbsmi.ru