Испаниядән табиб-диетологлар Гильермо Гомес Вера һәм Нурия Монфульеда артык майны ташлау һәм мускул массасын җыю өчен нинди азык-төлек кулланырга кирәклеген сөйләде. Тикшеренү нәтиҗәләрен La Vanguardia басмасына сылтама белән «Федераль яңалыклар агентлыгы» бастырып чыгарды.
Гомес Вера сүзләренчә, күнекмәләр һәм туклану планын ике фазага бүлү мөһим. Физик форманы яхшырту өчен башта берничә атна дәвамында мускулларны үстерергә, ә аннары майны яндыруга керешергә кирәк, диде диетолог.
Мондый планда тренировкалар өчен туклану нигезен аксымга бай продуктлар: йомырка, тавык яки тофу (вегетарианнар өчен) тәшкил итәргә тиеш. Тренировкалар алдыннан табиблар банан, ә аннан соң шикәрсез натураль йогурт кулланырга киңәш итте.
Моннан тыш, тунец, авокадо һәм кузаклылар кебек продуктлар әлеге диетада үзеңне формага китерергә ярдәм итәчәк.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar