Данир Сабиров: «Бездә бит ярый белмәсәң, концертларга юлны ябарга мөмкиннәр»

-- Alina

Сәхнәдә бер, тормышта икенче төрле булып буламы? Татарда юмор ни хәлдә? Телнең ярлылануы нәрсәгә китерә? Татарстанның атказанган артисты, юмор остасы Данир Сабиров белән әнә шул турыда сөйләштек.

– Данир, бездә юмор ни хәлдә?

– Начар хәлдә димәс идем. Күптән инде анекдот сөйләүне генә юмор дип тәкъдим итмиләр. Ләкин шунысы да бар: халыкка күбрәк сөйли белеп сөйләгән анекдотлар кирәк. Жанрның үсеше күренә. Яшьләрнең шаяннар һәм тапкырлар клубына бардым. Бик үзенчәлекле номерлар бар. Ләкин бер буынга яраганны икенчесе кабул итми. Ничек кенә тырышсак та, тел югалып бара, бу чыгышларда да сизелә. Яшьләргә ошарлык сөйли калсаң, телнең сафлыгын кайгырткан өлкәннәр кабул итми. «Шундый әйбәт башлаган иде, бозылып беткән бу малай», – диләр. Тамашаны өлкәннәргә ошый торган итеп корсаң, урта буын кабул итми. Яшьләр концертка,  гомумән, аз йөри.

– Пародияләреңә артистлар үпкәләмиме?

– Аңлап кабул иткәннәре дә, үпкәләүчеләре дә бар. Яңа төрле үпкәләүчеләр дә барлыкка килде. Алары, ник хәзер мине күрсәтмисең, дип борынын салындыра.

– Рус эстрадасында сәяси хәлләрдән оста итеп көлү бар, ә бездә?

– Бездә сәяси юмор юк. «Мунча ташы» тормышны тасвирлый, ләкин анда да сәяси юмор бар дип әйтеп булмый. Бездә Максим Галкин кебек хуҗаларның исемен әйтеп төрттерү юк та, була да алмый. Бездә бит ярый белмәсәң, концертларга юлны ябарга мөмкиннәр. Залга керә алмасаң, нишлисең? Үземә килгәндә, сәясәткә кагылмаска тырышам. Гәрчә халык андыйны яратса да. Чөнки аның өчен шаянлык, тапкырлык кына түгел, зирәклек, тирән белем дә кирәк.

Блиц-сораштыру:

Иң зур шатлыгы – кызлары туу.

Күңел төшенкелегенә бирелеп авырудан курка.

Соңгы укыган китабы – Рөстәм Нәбиев турында.

Яраткан артистлары: татарда – Салават, рус эстрадасында – Максим Галкин.

Гайбәт ачуын чыгара.

Якын кешеләре белән аралашып, тынычлык таба.

– Ә бит татарны җор телле дип әйтергә яратабыз. Аның Хуҗа Насретдины гына да ни тора!

– Әйтәм бит, тел белән бик күп нәрсә югала. Мин быел һөнәр темасына багышланган тамаша әзерләдем. Шунда беренче рәттән, нәрсә соң ул «һөнәр», дип сорадылар. Профессия дигәч кенә аңлады. Сез җор теллелек бармы дисез… Бездә хәтта юморга корып кына тамаша әзерләү дә авыр. Чөнки сөйләм телен аңламаучылар да күп. Минем тамашачым икегә бүленгән. Кемдер сөйләгәнне ярата, күпчелеге, җырла, дип таләп итә. Мин бит җырчы түгел. Киләчәктә бер җыр кертмичә, сәгать ярымлык кына моноспектакль әзерлисем килә. Бу инде юморны яраткан тамашачы өчен. Чиста юмор белән генә эшләүчеләр бездә юк та. Үземне шул юнәлештә дип әйтә алам. Чөнки концертта нибары ун җыр файдаланам. Ул артмый да, кимеми дә. Анда да, быел азрак җырлады, дип әйтүчеләр булды. Җыр кимер инде ул. Чөнки күңелемә миниатюра, пародия якынрак.

Күптән түгел Максим Галкин концертына бардык. Анда тамашаның башында һәм азагында гына җыр яңгырады, калганын Галкин юмор белән алып барды. Бездә исә тамашачыны  җырсыз тотып булмый. «Мунча ташы» да җыр белән алып бара. Белмим, бәлки, безнең менталитетка бәйледер ул. Бәлкем, безнең белем дәрәҗәсенәдер. Шуңа күрә белемемне күтәрергә тырышам. Элек китапка исем китмәсә, хәзер яңа чыкканнарын да, укылмый калган классиканы да укырга тырышам. «Анна Каренина»ны укыдым, мәсәлән. Юмор остасының зирәк булуы да кирәк. Ул очракта кара юмор да башкача яңгырый бит. Шул ук Галкин ыштан төбе ертылып китүне әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәреп җиткерде.

– Сәхнәдә син – шаян, бер проблемасыз кеше, ә тормышта нинди?

– Тормышта төрле вакытлар була. Кәефсез чаклар да, башкасы да. Үз-үземнән көлү, тәнкыйть көчле инде миндә. Хатыным Миләүшә шуның өчен битәрли дә. Үзеңне мескен итеп күрсәтмә, алай шаяртма, ди. Күңел төшенкелегеннән гаиләм саклый, шөкер. Ә начар энергетикадан тозлы су белән коенып арынып була. Концерттан соң мин коенам һәм халык алдына чыкканчы белгән догаларымны укыйм. Көнемне намаз укудан башлыйм. Дөрес, биш вакыт намазны укыйм дип әйтә алмыйм. Ләкин көнемне теләк теләп, намаз укудан башларга тырышам. Җомга намазларына йөрим. Миннән еш кына, беренче урында иҗатмы, гаиләме, дип сорыйлар. Минем өчен алар бер-берсе белән үрелеп бара. Гаиләм бөтен булмаса, якыннарым терәген тоймасам, иҗат барыр идемени?

– Миләүшә белән ничек таныштыгыз?

– Бер туйда мин – алып баручы, ул кунак кызы иде. Әйтәләр бит әле, үз кешеңне бер күз каршыңнан таныйсың дип. Безнең шулай булды. Шуңа күрә ярты ел йөрдек тә өйләнештек.  Җиде ел “теща” янында яшәдем. Аннары үз йортымны салгач, әбине үземә алып кайттым. “Кызлар батальоны” хәзер миндә! Әби – дөньядагы иң яхшы кеше ул. Балаларга әби тәрбиясе эләкте, дип шатланып бетә алмыйм.

– Тел бетә, дидең. Артистлар татар телен саклауга үзеннән нинди өлеш кертә ала? Гаиләңдә татарча сөйләшәсезме?

– Яхшымы, яманмы, татарча чыгыш ясыйлар бит әле. Алар тагын нәрсә эшли алсын инде? Миңа калса, мондый вазгыятьтә иң мөһиме – үз телеңдә сөйләшү. Тел өчен көрәшергә кирәк түгел, тел өчен сөйләшергә кирәк. Мин – урыс телен белмәгән чеп-чи татар малае. Миләүшә исә күбрәк урысча сөйләшә иде, хәзер инде ул да татарча сөйләшергә тырыша. Балаларым минем белән татарча сөйләшә. Ләкин балаларым киләчәге Казан белән генә чикләнмәс  дип тә уйлыйм. Кеше бит алга барырга тиеш. Мин, мәсәлән, Азнакайдан Казанга килеп төпләндем. Кызларым тагын да арырак китәргә мөмкин. Бу очракта берничә телне белү әйбәтрәк.

– Кызың Мәрьям үзәк каналлардан да чыгыш ясады. Без милләттәшләребезнең уңышларына сөенә беләбезме?

– Мәрьямнең уңышларын күрүчеләр дә, күрмәүчеләр дә бар. Бу – табигый хәл. Монда милләтнең катнашы юктыр дип уйлыйм. Акча түләп чыгарган икән, дигән сүз таратучылар да булды. Ул яктан намусым чиста: беркайчан да, бернәрсәне дә түләп алганым юк. Мәрьям, үзе теләп, өч яшеннән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Көн дә күнекмәләргә йөри, атна саен ярышларда катнаша. Аның һәр уңышы – тир түгеп, яулап алынган уңыш. Сез әйттегез дә, бер мәзәк искә төште әле. Имеш тәмугта татарлар кайнаган казан янына сакчы куелмый икән. Чөнки күтәрелә башлаган татарны икенчесе барыбер тартып төшерә. Халык, үзеннән көлеп, шундый мәзәк чыгарган икән, нәрсәдер бардыр инде.

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле