Ютазы районының Урыссу бистәсендә гомер итүче Гөлнара Абильтарованың 14 яшендә күзләре күрми башлый. Әле ярый әнисе, күңеле сизенгәндәй, кызын кечкенәдән олы тормышка әзерли. Гөлнара бик теләп рәсем ясарга да өйрәнә. Тик сукыраю сәнгать мәктәбен тәмамларга ирек бирми. Гөлнара ике рәсем иҗат итәргә генә өлгерә.
– 14 яшемдә баш миемдә шеш барлыгы ачыкланды. Табиблар кичекмәстән операция кирәклеген әйттеләр. Шешнең күз нервысына якын урнашканы хакында да кисәттеләр… Башта төсләрне күрмәскә әйләндем, аннан инде бар дөньям караңгыланды, – ди Гөлнара.
Кызы күрми башлагач, әнисе, соң булса да, бәби алып кайта. Янәсе, Гөлнараны карар кеше булсын. Әмма бәбидән соң үзенең сәламәтлеге какшый. Йөрәге авырта башлый. Гөлнараны тәрбияләү әтисенә күчә.
– Әти дә минем өчен күп тырышты. Ул вакытта Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә яши идек. Әти, мин теләмәсәм дә, шундагы сукырлар җәмгыятенә алып барды. Монда мине тормышка әзерләделәр. Ничек йөрергә, башны дөрес итеп тотарга, хәтта елмаерга да өйрәттеләр, – ди ул. Кыз кечкенәдән табиб булырга да хыяллана. Әмма укырга керә алмый. Үҗәтлеге үзенекен итә, ул массаж ясаучылар курсына языла. Кызны укыган җирендә үк үзләренә эшкә алып калалар. Ун ел вакыт узып китә. Шуннан соң Гөлнара сеңлесе белән Татарстанга күчеп кайта.
– Кайтканыма сөенеп туя алмыйм. Мин монда бер генә кешедән дә авыр сүз ишетмәдем, гозеремә каршы килүче булмады. Башта массаж ясый идем, 2015 елда район сукырлар җәмгыяте җитәкчесе итеп куйдылар. Хәзер мин үзем кебекләргә ярдәм итәм, – ди ул. – «Ел хатын-кызы» бәйгесендә дә катнаштым. Нинди генә чарага чакырсалар да, барырга тырышам. Үзем дә бик теләп күзләре начар күрүчеләргә бәйрәмнәр ясыйм. Андыйлар Ютазы районында 71 кеше. Авылларда яшәүчеләрне дә калдырмыйбыз. Бу эштә район хакимияте ярдәм итә. Бердәм булып, без физик мөмкинлеге чикле кешеләрне бәхетле итәргә тырышабыз. Безнең җәмгыятькә йөрүчеләр бик актив. Төрле чараларда катнашалар, спорт ярышларында беренчелекне бирмиләр. Иң мөһиме – күңелеңне тыңлап яшәү.
Күңел дигәннән, Гөлнараныкы гел 18дә икән. Сез кияүдәме, дигәнгә: «Юк, миңа бит 49 яшь кенә тула. Өметемне өзмим әле. Насыйп ярым кайдадыр йөридер, менә килеп җитәр», – дип шаярта. Беренче никахы озын гомерле булмый аның. Өч ел дигәндә аерылышалар.
– Мин үземне бик бәхетле кешегә саныйм. Табиблар, бәби табарга ярамый, дисәләр дә, мин кыз алып кайттым. Аңа 25 яшь инде. Баштарак авыр булды. Тик әти-әнием, сеңлем кызымны үстерергә ярдәм иттеләр. Ә хәзер ул үзе миңа таяныч. Көн саен кызым да, сеңлем дә хәлемне белеп тора. Аерым яшәсәм дә, алар гел килеп йөри, – ди ул. – Аллаһы Тәгалә күрүдән мәхрүм итсә дә, миңа бәхетне өеп бирде. Сөенеп бетә алмыйм. Авырлык белән булса да, кызымны укытып чыгара алдым. Ул үз юлын тапты. Яхшы эштә эшли. Бер дигән дусларым бар. Җирдә яшәүнең шулкадәр рәхәт икәнен тоям. Һәркемнең үз юлын табуын, авырлыкларга бирешмичә яшәвен телим. Максатыгызны, туры юлыгызны белергә генә кирәк. Калганы исә үзеннән-үзе килеп чыгачак.
Мәгълүмат Ватаным Татарстан