Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

30 март көндез Татарстан территориясендә урыны белән көньяктан секундына 15-16 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Моннан тыш, бүген 12 градуска кадәр җылылык көтелә, дип фаразлады КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев.

«31 март һәм 1 апрельдә температураның кыска вакытлы түбәнәюе көтелә», — дип билгеләп үтте ул.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле