2 апрель Ильмира Нәгыймова гаиләсендә зур кайгы. Җырчының бабасы вафат булган. Ул бу хакта үзенең инстаграмында яза.
» — Буген(2 апрель) бу дөньядан Бабам китеп барды. Ә мин аны озатырга да кайта алмадым, чөнки чыгармыйлар… Буген смс җибәреп караган идем 2590 номерына #цель похороны дип… Бер сәгать вакыт бирделәр… Аның юлы гына бер сәгатьлек… Нәрсә инде бу… Кая бара бу дөнья. Хәерлегә булсын бу короновирусы…
Бабам урының оҗмахта булсын» — дип яза Ильмира ханым.
Татар Тудей коллективы җырчының авыр кайгысын уртаклаша.
Мәгълүмат Ильмира Нәгыймованың инстаграмыннан алынды