Матбугат чаралары: Коронавирус куркынычмы? Озакка сузылырмы?

Коронавирус пандемиясе башлануга шактый вакыт үтсә дә, аңа кагылышлы күп сораулар әле булса ачык кала. Бүген дөнья галимнәре һәм табиблары аларга җаваплар табарга тырыша. Җавапсыз сорауларның берничәсенә генә тукталабыз.

Коронавирус йоктыручылар саны күпме? 

Бу сорауга бүген беркем дә төгәл җавап җирә алмый. Рәсми расланган чирләүчеләр саны – ул реаль күрсәткечнең бер өлеше генә, диләр. Чөнки бу вирусны йоктырып та, аны бернинди билгеләрсез үткәреп җибәрүчеләр бар. Һәркемгә антитәнчекләргә тест үткәреп кенә бу сорауга якынча җавап табарга мөмкин.

Никадәр куркыныч?

Коронавирус йоктыручылар саны күпме икәнлеген белми торып, пандемиянең чын масштабын билгеләп булмый.

Кайдан килеп чыкты?

Вирус беренче тапкыр Кытайның Ухань шәһәрендә узган ел ахырында килеп чыкты. Ул үзенең төзелеше буенча ярканатлардан йога торган вирусларга охшаш. Әмма галинәр фаразлавынча, әлеге коронавирус ярканатлардан күчкән очракта да, башта ул икенче бер хайванга йоккан һәм аның аша кешеләргә таралган. Вирус мутациясе чылбырындагы менә шушы билгесез өлеш әлегә табышмак булып кала. Ә иң куркынычы – ул киләчәктә чир тарату чыганагы булырга мөмкин.

Озакка сузылырмы?

Салкын тию чирләре һәм грипп гадәттә кышкы айларда барлыкка килә. Әмма коронавирусның кайчан тәмамланыры әлегә билгеле түгел. Британия вирусологлары исәпләвенчә, коронавирус, грипп һәм салкы тию белән чагыштырганда, һава температурасына азрак бәйле. Аның белән чирләү очраклары җәй айларында кимесә дә, кышын тагын күбәергә ихтимал.

Иммунитет озакка җитәме һәм вирус яңадан йогарга мөмкинме?

Бу вируска иммунитетның тотрыклылыгы турында әлегә мәгълүмат юк диярлек. Әгәр бу сорауга җавап табылса, ул пандемия белән көрәшкә зур ярдәм булыр иде, диләр экспертлар.

Вирус киләчәктә үзгәрерме?

Вируслар даими үзгәреп тора, әмма геннардагы үзгәрешләрнең күбесе хәвеф тудырмый. Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтергә була: гадәттә, вирусның мутациясе киләчәктә аның көчсезләнүенә китерә. Ләкин бу һәрвакытта да алай булмаска мөмкин. Мутациядә шунысы куркыныч – вирустагы кайсыбер үзгәрешләрне иммун системасы танымый башларга ихтимал, ә махсус әзерләнгән вакциналар тәэсир итүдән туктый, диләр галимнәр.

Чыганак "Өмет"

Бәйле