Коронавирус пандемиясеннән соң тормыш үзгәрәчәк, әлбәттә. Һәм хәзердән үк хезмәт базарында нинди һөнәрләргә ихтыяҗ булачак, ә кайсыларына кимиячәген әйтергә була, дип сөйләде Г.В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты доценты Людмила Иванова-Швец. Эксперт фикеренчә, хезмәтне оештыру да, аңа түләүләр дә үзгәрәчәк. Хәзерге вакытта сату-алу, фармацевтика, онлайн-укыту һәм башка дистанцион хезмәтләр табышлы эшли, хезмәткәрләренә дә яхшы түләнә. Тик эпидемия узуга ук, ваклап сату һәм фармацевтика гадәти хәленә әйләнеп кайтачак, ә менә онлайн уку һәм күңел ачу хезмәтләренә хакларының артуы мөмкин.
-Медицина хезмәтләренә ихтыяҗ зур булыр, мөгаен. Интернет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак, чөнки күп кенә эш тәкъдим итүчеләр онлайн эш режимында да яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшли алуларына инандылар. Авыл хуҗалыгы тармагында хәлләр үзгәрмәячәк, анда белгечләр саны чикләнгән булу сәбәпле, хезмәт хакларының бераз артуы да мөмкин әле. Ә изоляция режимыннан аеруча зыян күргән өлкәләргә (туризм, кунакханә, ресторан бизнесы) бик тиз аякка басуны көтмәскәдер. Компанияләр үз хезмәткәрләренә эш хакын арттыру өчен әле озак финанс мөмкинлекләре булмаячак, — ди ул. Шулай да, Иванова-Швец табышсыз калган компанияләргә икенче өлкәдә эш башларга курыкмаска киңәш итә.
Чыганак "Өмет"