Матбугат: Кемгә ышанырга соң?

Башкортстанның Салават шәһәрендә яшәп юридик хезмәтләр күрсәтүче риэлтор 10 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнде, дип хәбәр итә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы. 2017 елның сентябрендә шәһәр кешесе өч бүлмәле фатир алырга була һәм риэлтор хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Агент бер миллион ярым сумлык фатирны тәкъдим итә. Әмма әлеге фатирда берничә кешенең үз өлеше була. Сатып алучы риэлторга акчаны өлешләтә бирә. Барлык сумманы тапшырып документларны кулына алгач ул өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсен генә алганын аңлый. Тик, нигәдер, алты ай узгач кына полициягә мөрәҗәгать итә. Клиенттан алынган 1,5 миллионнан 650 мең сум риэлторда калганы ачыклана.  Шул ук вакытта Салаватта яшәүче тагын берничә кеше әлеге риэлтордан алданулары хакында белдереп, полиция хезмәтенә мөрәҗәгать итәләр.

Риэлтор ханымга мошенниклык фактлары буенча җинаять эше ачыла. Күчемсез милек сатып алу һәм сату контрактлары төзегән 35 яшьлек күчемсез милек агентының 11 мутлашу очрагы ачыкланган. Салават шәһәр суды мошенник хатынны җиде елга хөкем итте.

Кыйммәтле күчемсез милек алганда яки сатканда таныш риэлторларга яисә ышанычлы агентлыкларга гына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип кисәтеп торабыз, тик алданучылар кимеми. Берәр заман кеше хатасында, тормыш тәҗрибәсе тупларга өйрәнербезме?

Чыганак : " Өмет"

Бәйле