«Коммерсант» мәгълүматлары буенча, Чувашиянең элекке губернаторы Михаил Игнатьевны Санкт-Петербургта ике яклы пневмония белән дәваханәгә салганнар.
Элекке чиновникның үпкәләре югары дәрәҗәдә зарарланган, ул бик авыр хәлдә, ди. Экс-түрә хастаханәгә май башында эләккән. Әле ул экстракорпораль мембраналы оксигенация (ЭКМО) аппараты астында ята, ди.
ЭКМО – кискен тын алу җитешсезлеге килеп туган хәлдә экстракорпораль инвазив ысул белән канны кислород белән баету.
Хәтерегезгә төшерәбез, гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин Михаил Игнатьевны ышаныч югалту сәбәпле эшеннән азат итте. Моңа билгеле җәнҗал сәбәпче булды. Игантьев әфәнде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрен яңа янгын сүндерү машинасы ачкычын алыр өчен үрелеп сикергәләргә мәҗбүр иткән иде. Вакыйганың видеоязмасы интернетка эләкте һәм зур шау-шу куптарды. Әйткәндәй, кичә Игнатьев эштән азат ителүе белән риза булмыйча Путинны Югары судка бирүе хакында хәбәр чыкты.
Чыганак "Өмет"