“Әгәр организмның саклау көче нормаль булса, кеше гриппка да, ОРЗ һәм ОРВИларга да бирешми”,- дигән сүзләрне ишеткәнегез бармы? Бу дөрес түгел, ди галимнәр.
Кеше организмы чирләр тудыручы күп агентларга каршы торырга сәләтле. Ләкин, кызганычка каршы, ОРВИны барлыкка китерүчеләр алдында төрле микроорганизмга каршы торучы күзәнәкләребез (макрофаглар) көчсез. Мәсәлән, парагрипп вирусы икенче тәүлектә якынча 90 процент макрофагны юк итә. Табигый саклау механизмы эшләмәгәч, сулыш юллары ялкынсына: ютәл, тын кысылу, борын тыгылу барлыкка килә.
Чыганак : "Өмет"