Башкортостанның Әбҗәлил районы Еникәй авылында 3 бертуган Кунаккуловлар гаиләсе тормыш итә. Балалык чорында Фәиз, Рафыйк һәм Рафис бик шук, кызыксынучан булып үсәләр. Алар яшьтәшләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормыйлар. Бергәләшеп үсәләр, киләчәккә планнар коралар… Әмма генетик авыру бөтен тормышларын чәлпәрәмә китерә! Алар инлид коляскасына утырырга мәҗбүр булалар!
Моңа карамастан Кунаккуловлар бер дә “җебеп” китмиләр, ә киресенчә, алга таба яшәргә, тырышырга үзләрендә көч табалар. Бергәләшеп йорт җиткерәләр, хәтта авыл территорисендә йөреп торырга үзләренә транспорт та булдыралар.
“Ир-атка 70 төрле һөнәр дә аз” дигән бик атаклы әйтем бар. Кунаккуловлар әлеге әйтемне тормыш девизы итеп куйганнар. Алар оста итеп балта белән эшли беләләр, үзлектән төзелеш нечләлекләрен өйрәнәләр, актив рәвештә спорт беләг дә шөгыльләнәләр, моннан тыш үз хуҗалыкларын да үзләре алып баралар. Болар бит барысы да инвалид коляскасында утырып эшләнелә!
Кунаккуловлар машина алырга хыяллана. Әмма акчалары җитми һәм алар беренче вакытка гына булса да үзләренә йөреп торырга мотоблок алып куялар.
– Урамда йөрү кыен. Шуның өчен өчебезгә бер булсын дип, мотоблок алдык. Аның белән бик уңайлы. Хәзер яңгырдан соңгы кара пычрак та безгә куркыныч түгел. Без бит коляска белән генә якындагы кибеткә дә бара алмый идек. Бу эшкә күршеләрне, я булмаса дусларыбызны җигә идек. Соңыннан кыен да була башлады. Шуңа да кредитка үзебезгә мотоблок алып куярга ниятләдек, – ди Рафыйк Кунаккулов.
Бертуганнарның тагын бер яраткан шөгыле – ул музыка. Фәиз Кунаккулов “гармунда уйнау миңа көч өсти”, дип уртаклаша. Кайчандыр әти-әниләре яраткан, ә хәзер бертуганнар бик теләп башкарган җырлар азга гына булса да проблемалар турында онытып торырга булыша.
– Мин абыйның 50 яшьлек юбилеена тотылган гармун сатып алдым. Фәиз аны кулларына алу белән, ул үзеннән-үзе музыка чыгарды кебек тоелды миңа. Әле шул вакыт урам буйлап бер бабай үтеп бара иде. Ачык тәрәзә аша ул музыканы ишетеп туктаган иде. Үзе дә сизмәстән әлеге бабай Фәиз уйнаганын 3 сәгатьтән артык тыңлап торган иде, – дип сөйли Рафис Кунаккулов.
Бертуганнар авырлыкларны күрмәскә тырышалар. Алар өчесе дә бер хыял белән яшиләр… Кунаккуловлар бердәм булып җыелып, йорт җиткереп куялар. Алар белән бергә бу йортта уртанчы абыйларының тормыш иптәше Гөлфия Кунаккулова да яши. Гөлфия ханым йорт тирәсендә булыша, көн саен бертуганнарны тәмле ризыклары белән сыйлый. Аның үзенең дә тормышы җиҗелләрдән булмый. Туганнары вафат булып бетә, гаиләсе дә таркала… Әмма Рафыйкны очраткач, янәдән үзен хатын-кыз итеп тоя башлый.
– Без монда бергәләшеп инде 3 ел гомер итәбез. Бертуганнар бөтен эшне диярлек үзләре башкара бит, мин инде ашау әзерләү белән шөгыльләнәм, мунча ягарга булышам, су ташыйм. Алар бөтен эшне үзләре эшләргә тырыша, юыну эшләрен дә үзләре башкара.
Кунаккуловлар – күпбалалы гаиләдә тәрбияләнеп үсәләр. Иң олы абыйлары Рәис ничек энеләренә ярдәм-булышлык күрсәткәннәрен искә төшерә. 3 бертуганның сәламәтлекләре яшүсмер вакытта нык какшый. Әти-әниләре аларны операциягә Уфага да, Сибайга да алып бара. Әмма генетик авыру бернинди дә дәвалануга бирешми!
– Алар гади авыл балалары булып үстеләр. Мәктәптә укыдылар, атта йөрергә яраталар иде, бергәшеп көтү дә көттеләр, кичләрен клубка да чыга иделәр. Авырулары ничек-ни дәрәҗәдәкилеп чыккандыр?! Без аларга ярдәм итеп карарга тырышып карадык. Күп кенә табибларга да күрсәттек. Рафиска операция дә ясадылар: аның аякларына металлик пластиналар куйдылар. Ләкин моның бер файдасы да булмады! – ди абыйлары Рәис Кунаккулов.
– Без гаиләдә 7 бала. Мин 7нчесе, иң төпчеге. Абыйларым мине бик яраталар. Алар утын да ярып бирәләр, шундук мотоблок белән аны йортыма китереп тә бирәләр. Абыйларым минем өчен кибеткә дә барып килергә җитешәләр, акча белән дә ярдәм итәләр. Әле бит йорт җиткергәндә дә, алар гел янымда булдылар, – дип сөйли сеңелләре Сания Кунаккулова.
3 бертуган үзләре исә ярдәм сорап йөрергә яратмыйлар. Бөтенесен үзләренең көчләре белән эшләмәкче булалар. Ә ярдәм кирәк: йортларында хәзергесе көнгә кадәр газ юк, шуңа да алар утын әзерләргә мәҗбүр. Моннан тыш урамдагы бәдрәфкә дә йөрергә кыенлыклар туа. Аларның тагын бер хыяллары бар – ул да булса заманча смартфон яисә олы экранлы планшет булдыру. Моның ярдәмендә алар туганнары белән ешрак сөйләшеп тора алырлар иде! “Инвалид коляскасы ул куркыныч түгел, иң мөһиме беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә. Безгә ышаналар!” – дип әйтәләр Кунаккуловлар.