Татарстанда аерым категорияле гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертелгәннән соң күпләрдә медицина отводы белән бәйле сораулар туа.

Социаль челтәрләр аша ялгыш киңәшләр дә бирелә. Шуңа күрә төгәл ачыклык кертү өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек.

Дүрт очракта гына коронавируска каршы прививкадан метотвод бирелә. Алар: хроник авыруның кискенләшүе, элек ясалган вакциналарга һәм онкологиягә аллергия, 22 атнага кадәр йөклелек. Әгәр кеше коронавирус белән вакциналаштырудан медотвод алырга тели икән, аңа үзе беркетелгән поликлиника терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кабул иткәндә пациент медотвод алу өчен җитәрлек нигез булган авыруларны күрсәтергә тиеш. Тиздән Татарстанда медотводы булучыларга да куар-кодлар бирелә башлый. Алар Сәламәтлек саклау министрлыгы аша әзерләнә.

Әлегә белешмә, кәгазьдә, ирекле формада ясала. Әмма анда пациентның мәгълүматлары туган көне, вакцинация ясалмау сәбәпләре, гамәлдә булу вакыты һәм аны бирү урыны күрсәтелергә тиеш.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/aktual-sorau-medotvod-kemnrg-birel

Бәйле