Егет кызга машина төзәтергә килгән булган…

Кичә Чишмә районында егет белән кызның гаражда сөрем исенә агулануы билгеле булган иде.

Күпләр 16 яшьлек үсмер белән 19 яшьлек кызны гашыйклар дип атады. Чынында ни булганлыгы ачыкланды.

— Үсмерләр үзара дус булган. Антон (балигъ булмаган баланың исеме үзгәртелгән) Уфада яшәгән, Янага кунакка килгән. Ул көнне алар гаражга машина ремонтларга барачакларын әйткән. Янаның картәнисе һәм аның тагын бер туганы өйдә калганнар. Соңрак, болар нигә озак юк, дип борчылып, бу туганы гаражга китә һәм капканың ябык булуын күрә. Ул эчкә керә һәм Яна белән Антонны аңсыз хәлдә таба. Антон идәндә яткан, Яна машина йөртүче утыргычында булган. Кирәк чакта двигательне кабызган, күрәсең, ә Антон машина төзәткән, шул вакытта гаражда газ тупланган һәм балалар аңын югалткан. Туганы кызны шунда ук саф һавага алып чыга, ашыгыч ярдәм чакырта. Ә менә Антонга берни белән дә ярдәм итеп булмаган инде, — дип сөйли әңгәмәдәше.

Яна үзе хәзер хастаханәдә. Аның хәлен табиблар «тотрыклы авыр» дип бәяли. Авыл Советында картәнисе белән яшәгән кызны уңай яктан гына тасвирлыйлар.

— Кыз тәртипле, элек аның белән бернинди проблема да булмады, — дип сөйли авылдашлары.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-12-10/eget-kyzga-mashina-t-z-terg-kilg-n-bulgan-2614392

Бәйле