18 декабрь көнне «Казан Экспо» күргәзмә комплексының Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Татар җыры» фестивале узды. Узган ел ул пандемия аркасында үткәрелмәде, шуңа быел 2020 һәм 2021 елларга нәтиҗә ясадылар.
Концертта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде. Ул артистларны дәррәү алкышлап, тамашаны ахырына кадәр карады.
Концертны, гадәттәгечә, Гөлназ Сәфәрова белән Искәндәр Хәйруллин алып барды. Эстрадада үз эзен калдырган җырлар яңгыраячак, артистларның тере тавышка җырлаячак дип вәгъдә бирде алып баручылар. Әмма алай ук булмады, билгеле. Фонограммага җырлаучылар юк түгел иде.
Сценарий авторы — Гөлназ үзе. Сүз уңаеннан, ТМТВ премиясен тапшыру концертыннан соң, Гөлназны сценарий аркасында тәнкыйтьләүчеләр күп булган иде. Ә бу юлы тырышкан, өстән-өстән генә язмаган. Хәер, «Татар җыры» кебек грандиоз чарага җиңел карарга ярамый шул.
«Татар җыры» концерты ата-ана, туган җир, туган тел, татар җыры турындагы монолог белән башланып китте. Нәкъ «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе тантанасындагы кебек үк. Ул монологны Айрат Ильясов укыды булса кирәк, тавышы аныкына охшаган иде. Лауреатлар сәхнәгә чыкканчы, экранда алар турында кыскача мәгълүмат җиткерелде. Анысын да Айрат тавышландырды.
Иң беренче булып сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова чыкты. Ул «Ай, былбылым» җырын башкарды. Динәгә «Алтын барс» сынын «Барс-Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев үзе тапшырды.
«Фестивальнең максаты — телебезне саклау, җыр сәнгатен үстерү. Һәм без менә инде 22 ел бу юнәлештә эшлибез. Динә — халкыбызның иң гүзәл кешеләренең берсе. Ул — җыр, сәнгать олимпия чемпионы», — диде Камил Гәрәев.
Башка артистларга «Алтын барс» сыны сәхнәдә тапшырылмады. Бер яктан, әйбәт бу. Оештыручылар үзләренең дә, тамашачының да вакытын кайгырткан. Алайса тантананың бу өлеше бик күп вакытны алыр иде. Икенче яктан, концертта чыгыш ясаган барлык артистлар да «Алтын барс»лы булдымы икән, берсен дә онытып калдырмаганнармы икән, дип борчылдым.
Концертны Зәйнәб Фәрхетдинованың «Көтәм» җыры дәвам итте. Аны репертуарында меңнән артык җыры бар дип тәкъдим иттеләр. Гадәттә, Зәйнәб апа кебек дәрәҗәле артистларны ахырдан гына чыгаралар иде. Әгәр атаклы артист концерт башында җырлый икән, димәк, аның башка чарага барасы бар. Ә монда Зәйнәб апа ахырга кадәр булды. Өстәвенә бер генә җыр җырлады. Икенче бүлек ахырында җырлаучылар икешәр җыр бәрде.
Фестивальнең тагын бер яхшы ягы — номинацияләр юк. Оештыручылар үзләре дә ул номинацияләрдән аргандыр инде. Ник дигәндә, ике дистә ел дәвамында фестивальдә ул номинацияләр бер артисттан икенчесенә тик күчеп йөрде. Шуңа аның кызыгы калмаган иде инде. «Барс»ларның шул ягы ошый: һәрнәрсәне вакытында күреп, элеп ала беләләр.
Рифат Зариповны Гөлназ Сәфәрова җырларында гел нидер таләп итә, дип тәкъдим итте. Мәсәлән, саташтырма, адаштырма һ.б. Рифат «Китсәң, кит» җыры белән залны бераз уятып җибәрде. Биюләргә килгәндә, һәр чыгыш җентекләп уйланылган. Җыр бизәлешләре матур булды.
Алып баручылар тамашачыга эстрада яңалыкларын җиткерде. Аларны үзебез дә бик яхшы беләбез инде. Әйтик, Элвин Грейның өйләнүе, Элвин Грей белән Фирдүс Тямаевның низагы. Ә менә Салават турында Гөлназ «QR-код ясатты, төгәлрәге, вакцина ясатты», диде. Код ясатканмы, әллә вакцинамы? Беләсе килеп калды шуны.
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар «Шундый көттем» җырын җырлады. Бу җырның клибы, ялгышмасам, 7 минут бара. Кызык төшергәннәр. Күрмәгән булсагыз, карарга киңәш итәм. Гөлназ үзе матур киенгән, ә Илсур күн курткадан чыккан иде. Ел да берәр артист сәхнәгә курткадан чыга.
Рүзилә Хәертдинова «Сагыну» җырын башкарды. Күлмәге солярийдан кара янган тәненә килешеп торды. Җыры да, башкаруы да, үзе дә матур иде. Рүзиләгә бер кочак чәчәк бәйләме чыгардылар. Менә шул чәчәк бүләк итүченең кем икәнен бик беләсе килде, чөнки ул кеше Рүзиләгә бик еш шундый кыйммәтле сюрпризлар ясый.
Ришат Фазлыйәхмәтов «Йөрәгемне елатма» җырын башкарды. Ришатның талантына күз тимәсен. Үзенә күрә бер сөйкемле сөяге дә бар. Яшьләр дә, өлкәннәр дә ярата аны. Зәринә Асылкаева «Син генә» дип җырлады. Баксаң, бу җырны Гүзәлия язган икән. Гомумән, концертта Гүзәлия язган дүрт җыр яңгырады. Ә Айдар Тимербаевның ике җырын башкардылар. «Болгар радиосы» кебек авторларны да телгә ала башласалар, «Татар җыры»ның бер китек ягы да булмас иде.
Филүс Каһиров «Сине эзләп» җыры белән «Алтын барс»ка ия булды. Бу җырның көй авторы — танылган аранжировщик Марат Мухин. Ул аны 15 яшендә язган булган! «Җырны язганда, кушымта өлешендә әтием ярдәм итте. Башта аны Аида Гарифуллина җырлады. Ринат Мөслимов яңа сүзләр язып биргәч, Айгөл Сагынбаева башкарды. Хәзер аранжировкасын яңарттым да, Филүскә бирдем», — дип сөйләгән иде Марат. Филүскә биреп дөрес эшләгәнсең, Марат! Менә бит ничек булды: ничә еллар узгач, җыр бер ел эчендә ике премия белән бүләкләнде! Филүскә афәрин!
Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Илназ Сафиуллин үзе язган «Син онытма мине» җырын башкарды. Залда Илназның әти-әнисе дә бар иде. Әнисе Илназга чәчәк бирде, бертуктаусыз кочаклады, үпте. Ана һәм ул мәхәббәте шундый була ул!
Ябай Малай дигән җырчыны беләсезме? «Буран микән?» җыры аша танылган бу җырчы Элвин Грей лейблыннан. Көен Радик белән бергәләп иҗат иткәннәр. Киеме дә исеме кебек үк үзенчәлекле иде аның. «Ябай нәрсә дигән сүз ул?» дип сорагач, «Гади» диде Гөлназга Ябай Малай.
Иркә «Бәйрәм» ансамбле белән ике җыр башкарды. Күлмәге дә, туфлие дә яшел төстә иде. Яшел төс — бүгенге көндә модада. Татарларга да хас төс ул. Прическасы Гөлназ Шәрипҗанованыкы белән охшаш иде кебек…
Сәидә Мөхәммәтҗанова «Яңа йолдыз» проекты финалисты Илнар Шәрәфетдинов белән «Мин сине шундый сагындым» җырын башкарды. Соңгы куплетын инглиз телендә башкардылар. «Татар җыры»нда татар телендә генә җырларга кирәк бит, диючеләр ай-һай күп булгандыр. Акларга теләмим. Ләкин безнекеләрдән күреп, «Мин сине шундый сагындым» җырын чит ил җырчылары инглиз телендә җырлый башласа, начар түгел бит! Аннан соң «Татар җыры» фестивале «халыкара» дигән исем йөртә, шуңа да монда төрле телләрдә җырларга ярыйдыр, мөгаен.
«Яңа йолдыз» бәйгесенең җиңүчеләре дә «Татар җыры»нда катнашты. Узган сезон җиңүчесе — Эльвира Мифтахова, быелгы җиңүчеләр — «Караш» төркеме егетләре җырлады. Эльвира, чынлап та, эстрадага яңа йолдыз булып килеп керде. Ә менә «Караш» төркемен элек тә белә идек. Аларның бу проекттан чыккан «яңа» йолдыз булулары сәер булды.
Беренче бүлекне Элвин Грей тәмамлады. Гөлназ әлеге дә баягы туй темасын күтәрде. Грейның туйга часкырмавы Гөлназның күңеленә тигән бугай. «Бөтен кеше туйга барды, без генә булмадык», — диде Гөлназ. Искәндәр Грейны сәхнәгә чыгармаска тәкъдим иткән иде, «чыгарыйк, татар халкы кунакчыл халык бит ул», — диде Гөлназ. Радик җырлаганнан соң да, Гөлназ «икенче юлы безне дә чакыр», — дип Радикны кочаклады.
Радик башта «Китмә», аннары Салават Фәтхетдиновның «Салкын чәй» җырын башкарды. «Абыйның җырын җырламыйча булмый. Чәегез беркайчан да суынмасын», — диде ул. Сүз уңаеннан, Радикка 2019 елгы «Алтын барс» сынын да бирделәр. Баксаң, коронавирус белән авыру сәбәпле, ул концертка килә алмыйча калган икән. Шулай итеп, Элвин Грей берьюлы ике сынлы булды!
Икенче бүлек «Казан нуры» оркестрының ретро көйләргә тезмә уйнавы белән башланды. Беренче бүлекне дә шундыйрак рухта башларга иде дип уйлап куйдым. Аларның чыгышыннан соң, сәхнәгә Фирүзә чыкты. Ул үзе иҗат иткән дәртле рухтагы «Учак ягыйк» җырын башкарды. Аннары Айдар Рәкыйпов бии-бии җырлады. Талантлы һәм өметле егет. Иң мөһиме — югалып калмаска, репертуарны эчтәлекле җырлар белән баетырга кирәк. Айдар салмак җырларны да матур башкара ул.
Эльмира Кәлимуллина «Өмет йолдызы» җырын башкарганда, аның итәге астында кешеләр биеде. Ул итәк астында тагын бер итәк булгандыр инде. Бу минутларда төрле кешедә төрле фикер тугандыр. Эльмирадан соң җырлаган Данир Сабиров исә «мин дә Эльмираның итәге астында биер идем» диде. Миләүшәң ишетсә, биетер!
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, гадәттә, образларын бик уйлап, җиренә җиткереп әзерли иде. Салаватның «Татар җыры» сәхнәсенә киеп чыккан киеме бик аңлашылмады. Эстрадада дуэтлар күп дисәк тә, бу концертта алар күп түгел иде: Шәрипҗановлар, Миңнехановлар һәм Хәкимовлар.
Раяз Фасыйхов «Тик синең белән» белән җырын башкарды. Раязны салмак җыр белән күреп, тыңлап ияләнгәнгәме, моңлырак җыр ишетәсе килгән иде. Ә моңлы җыр дигәнем алда көткән икән, тик Раяз башкаруында түгел. «Голос» проектының өч финалисты — Сәидә Мөхәммәтҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова ретро җырлардан попурри башкарды. Бу — «Татар җыры» өчен махсус әзерләнгән эксклюзив чыгыш иде. Моның өчен оештыручыларга да, кызларга да рәхмәт!
Хатын-кызларның мәхәббәте дип тәкъдим ителгән Әнвәр Нургалиев та, аннан соң җырлаган артистлар да икешәр җыр башкарды. Әнвәр җырлап кереп киткәч, Гөлназ: «Популяр җырчылар бүлеген ачып җибәрдек», — диде. Шуннан соң сәхнәгә Ришат Төхвәтуллин чыкты. Ул Илһам Шакиров репертуарындагы «Сарман вальсы» җырын башкарды. Ахырдан җырга Илһам абыйның тавышы кушылды. Менә ичмасам җыр бу! Тамашачы да озак алкышлады!
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов башта дуэт җырлады, аннары Гүзәл «Кирәк» дигән җыр башкарды. Аны җырлый башлаганчы, Гүзәл иң зур хыялы белән уртаклашты. «20-30 елдан соң, биредә оныкларыгызга җырларга телим», — диде ул. Әллә җыры шундый булгангамы, әллә пандемия сәбәплеме, Гүзәл моңсу кебек күренде.
Гүзәлдән соң, «Бер гомер арасы», «Язмыш җиле» җырларын башкарган Айдар Галимов болай диде: «Татар җыры» — зур бер тарих. Бу тарихта минем дә үз урыным булганга бәхетлемен». Чынлап та, «Татар җыры»ның 22 еллык зур тарихы бар. Ә бит беренче елда ул 5 көн буе дәвам иткән булган. Хәзер дә, артистларның күп булуын исәпкә алганда, берничә көн концерт куярга була. Алайса күпме артист читтә кала.
Айдар Галимовтан соң, сәхнәгә легендар Салават Фәтхетдинов чыкты. «Мин гел Айдардан соң җырлыйм. Ул сәхнәгә чыга да, «мин — ветеран», ди. Мин кем алайса? Памятник!» — дип тамашачыны көлдерде Салават. Ул гел шулай елмайта, юморга бай инде үзе. Ә җырлавын көннәр буе тыңлар идем!
Гадәттә, концерт Салаватның чыгышы белән тәмамлана иде. Бу юлы алай булмады. Эстрададан югалып торган Зөлфәт Хәким дә «Татар җыры» фестивалендә катнашты. Башта «Маскарад», аннары «Нәрсә булды сиңа бүген?» җырын башкарды. Соңгысын Марат Мухин белән яңартканнар, яңа сулыш биргәннәр. Зөлфәт абый ул җыры белән күңелләрне айкады. Тамашачылар арасында кушылып җырлаучылар да, елаучылар да күренде. Һич арттырмыйча әйтәм, бу җыр — «Татар җыры»ның иң биек һәм матур ноктасы булды!
Ике ел буе көтелгән «Татар җыры» фестивале тәмам. Концертта эстраданың иң-иңнәре тәкъдим ителде диделәр. Әмма бу исемлекне тагын да тулыландырасы килде. Бигрәк тә ике елга нәтиҗәсе ясауны истә тотканда. Тулаем алганда, шәп тамаша, шәп концерт! Оештыручыларның иренмәве, яңалыктан курыкмавы күренеп тора. Бу, чынлап та, елның грандиоз вакыйгасы булды!
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/tatar-yry-sfrova-elvin-greyga-pklgn-sid-inglizch-yrlady-salavat-tmamlamady