КФУ ректоры Илшат Гафуровны заказлы үтерүдә гаепләп, Мәскәүгә алып киттеләр. Татар җәмәгатьчелеге арасында төрле фикерләр йөри.
Татар активисты Фәния Хуҗиәхмәт Гафуровны кулга алуны сөенеп кабул итте, бу кеше татар факультетларын яптыручы куркыныч бер адәм дип атады. Журналист Рәмис Латыйпов шулай ук Гафуровның ректор булуын республикага һөҗүм дип бәяләде. Татарстанны пычрату диде.
Үзе нәрсә уйлаганнарын пиар белгече Рәсим Хаҗиев та белдерде. Ул татарларны бер-берсен батыруда гаепләде.
— Тәмугъта өч кисмәк, шунда урыс, яһүд һәм татар кайный икән. Урыс чыгарга маташа, чыгып җиттем дигәндә генә сакчы аны бәреп төшерә, ди. Яһүдне башкалар артыннан төртеп менгезәләр, әмма аны да сакчы кире кисмәкнең төбенә бәреп төшерә икән. Татар кайный торган кисмәк янында сакчы бөтенләй юк, ди. Сорыйлар моннан: ник сакламыйсың боларны, чыгып качалар бит? Теге җавап биргән: әй, миңа эш юк анда, татарлар бер-берсен батыралар алар!
Кичәге КФУ ректоры Илшат Гафуровны тоткарлаган дигән хәбәрнең республика матбугатында, интернетта тәмләп язылуы шушы мәзәкне искә төшерде. Мин аны акламыйм, сүз дә юк, авыр җинаять буенча гаеплиләр, әмма ул ничә еллар дәвамында безнең янда эшләде, төрле чараларда катнашты һәм оештырды, нинди дә булса гамәлләре дә булды, шунда Мәскәүнең бер «щелчогы» җитте һәм барысы да бәйдән ычкынган сыман тотындылар ректорны манчырга. Беренчедән, моңарчы кая идегез соң сез? Икенчедән, әйе, ул хаталангандыр, ник аның соңгы тамчы канын эчәргә? Үз кабиләңдәге кешенең итен ашау кебек була бит инде бу. Татар татарны ашый диләр иде элегрәк, хәзер дә дәвам итә ахры шул. Бер-беребезнең үсүен теләмибез, уңышларга ирешсәк, шатланмыйбыз, киресенчә, начарлык кына телибез, кайвакыт аяк та чалырга күп сорамыйбыз. Карагыз яһүд халкын, үзләре әлләни күп тә түгел, әмма бөтен дөньяны тотып торалар, кайсы гына өлкәне алма, барысында да җитәкче булып яһүд кешесе утыра. Ни өчен? Чөнки алар бер-берсенә ярдәм итә, югарыга, уңышка тарта.
Ә татарны менталитеты үсәргә мөмкинлек бирми, аска тарта. Шуны үзгәртмәсәк, безне бетерер өчен читтән бернинди гамәл дә кирәкмиячәк, бер-беребезне рәхәтләнеп манчырбыз. Ә калганнар, шул кирәк сезгә дип, сөенәчәк кенә, — дип белдерә белгеч.