Җырчы Айгөл Бариевага һәм аның тормыш иптәшенә балалары Яңа елга үзенчәлекле сюрприз ясаганнар.
Айлинә белән Камил әти-әниләренә: “Без нинди бүләк бирергә икән дип озак уйладык. Сезгә эмоцияләр бүләк итәргә булдык. Мондый бүләкне әле бик озак истә калдырырсыз дип ышанабыз”, – дип әйткәннәр.
Айгөл Бариева тормыш иптәше белән рәхәтләнеп кар мотоциклларында йөргәннәр.
– Менә бу ичмасам бүләкнең дә бүләге! – дип уртаклаша җырчы.
–
–

