Ана күңелендә баласына карата чиксез мәхәббәт хисләре тугыз ай дәвамында йөрәк астында йөрткәндә үк яралып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Шулай булмаса, тугызынчы дистә белән баручы Гөлниса әби озак еллар дәвамында күп төрле җәбер-золымнар күреп тә, Лаеш районы суды барышында үкси-үкси елап, улын гафу итүләрен үтенмәс иде.
Судларда каралучы гыйбрәтле хәлләрдән соң, җаныма урын таба алмаган чаклар еш була. Бу юлы да ак яулыклы татар әбисенең елаудан шешенеп беткән йөзе, дөньяга карата рәнҗүле, өметсез карашы күз алдымнан озак китмәде. Гөлниса әбинең төп таянычы, бердәнбер өмете улы булгандыр, күрәсең. Кояшым сүнде, ди. Тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителгән улын төрмәдән көтеп алуына да ышанычы зур түгел инде.
Судтан соң берничә ай узгач, Казанның Лаеш районы Сокуры бистәсендәге ул яши торган кечкенә генә йортны эзләп таптым. Башкаларга гыйбрәт булыр дип, Гөлниса әби башыннан узган хәлләр турында сөйләргә ризалашты.
Саба районы Шәмәрдән бистәсендә туып-үскән Гөлнисаны язмыш җилләре Казахстанның төньягына урнашкан Мәмәткә авылына илтеп адаштырганда аңа әле унбиш яшь тә тулмаган була. Җәй көне кунакка кайткан әнисенең бертуганы Рауза апа сеңлесенең берьялгызы биш бала үстерүен күреп, гаиләгә бераз булса да җиңеллек килмәсме дип, Гөлнисаны үзләре янына алып китә. Гаилә башлыгы Исхак исемле казах кешесе үзләренең алты баласы өстенә җиденчесен сыйдыруга бик теләп ризалаша.
Ачык йөзле, шат күңелле авыл кызы аш-су әзерләргә, өй эшләренә оста булуы өстенә, бакча эшләрен дә яратып башкара. Буй җитеп килүче чибәр кыз тора-бара җизнәсенең күпсанлы кардәшләренең яраткан туганына әйләнә.
Авылдан 30 чакрымдагы районы үзәгендәге һөнәр-техник училищесына укырга керүенә дә каршы булмый алар. Үз көнен үзе күрер, тегүчелек эше тормышта гел кирәк, диләр.
Шулай матур гына укып йөргән көннәрендә язмыш аны җизнәсенең бертуган энесе – тәртипсезлеге белән авылда даны чыккан Иманкул исемле ир-ат белән очраштыра. Үзеннән берничә яшькә олы егетнең әледән-әле сугышып, берничә тапкыр төрмәгә утыра язып калуын да ишеткән була югыйсә. Тик егетне артык якын җибәрмәсә дә, апасы белән җизнәсен үпкәләтмәс өчен, дорфа сүзләр белән яныннан кумый. Тегесе исә ял көннәрендә кызның кунакка кайтуын белеп, юк-бар сәбәп белән күрешергә җай таба.
Ни хәл итәсең, язмышың бер чуала башлагач, аңа каршы бару җиңел түгел, күрәсең. Яшьлек бит… Гөлниса кичләрен иптәш кызлары белән клубка чыкканда Иманкул озата да кайткалый. Һәрвакыт үзенекен итәргә күнеккән егет өйләнергә теләвен әйткәч, кыз бала аны шаярта дип белеп, көлә генә. Күңеленә якын булмаган кеше белән гаилә корып булмавын яхшы аңлый. Шәмәрдәндә бергә үскән егетем бар дигәч, Иманкулның тәмам ачуы чыга. Февраль аеның салкын кичендә уналтысы да тулмаган кызның ай-ваена карамыйча, үзе кебек берничә башкисәр белән Гөлнисаны урлап китәләр.
– Хәзерге акылым булса, бикле келәтләрен тиз ачарлар иде. Апа белән җизнинең үгетләвен дә тыңламаган булыр идем, – ди Гөлниса әби авыр сулап.
Рәнҗү, җәбердән башланган тормышның дәвамы да шундыйрак булып чыккан, күрәсең. Гөлниса, кем әйтмешли, чәче белән җир себерсә дә, Иманкул нинди дә булса гаеп таба. Тора-бара кул күтәрә башлый.
– Баштарак Рауза апама барып сыена идем. Гел генә аны да борчыйсым килмәде. Тешемне кысып булса да түздем. Балабыз тугач, басылыр, алай ук котырмас әле, дип өметләндем, – дип искә ала ул елларны Гөлниса әби.
Тик хәлләр уллары тугач та үзгәрми. Иманкул әледән-әле дус-ишләре белән күңел ачып, соңыннан сугышып-кыйнашып йөргәч, ниһаять, «теләгенә» ирешә. Үзен өч елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
– Ул төрмәдән чыкканда улыма дүрт яшь иде. Мәктәптә җыештыручы булып эшләп йөрим. Котылып кайтуының икенче көнендә, мәктәп директоры белән чуалгансың, дип, бөтен җиремне кара яндырганчы кыйнады. Атнадан артык өйдә дәваландым. Гариза язсам, янә утыртачаклар иде. Үзе дә бераз шүрләде бугай, башка сукмам, дип ант итте. Бер ай да үтмәде, янә шундый хәл кабатланды. Улым Заһирны алып, туган якларга кайтып китүдән башка чарам калмады.
Ялгызына туган якларга кайтып төпләнү дә җиңел булмаган. Төп йорттагы энесе: «Апа, үзебездә тор. Эшен дә табарбыз», – дисә дә, берничә атнадан уңайсыз була башлаган. Үзләренең дә өч бала бит. Эше дә тиз генә табылмый. Әле теге, әле бу сәбәп табып, кире боралар. Аптырагач, Казанның Идел буе районында эшләүче энесе Рамил чакыруы буенча, Гөлниса йортлар идарәсенә дворник булып урнаша. Озакламый кечкенә генә бүлмә бирәләр.
Ялгыз анага Казан шәһәрендә торырга урын, эшләргә эшен табып, үз тормышын җайлап җибәрергә җиңел булмагандыр, билгеле. Янымда улым булмаса, шул кадәр авырлыкларны җиңеп чыга да алмаган булыр идем, дип искә ала ул көннәрен Гөлниса әби.
23 яшеннән ялгызы калып, яшьлек чибәрлеген югалтмаган Гөлнисага сүз катучы ир-атлар да булган. Шәмәрдәндәге яшьлек дусты Казанда аны эзләп табып, берничә тапкыр гаилә кору турында тәкъдим дә ясаган. Тик улы Заһир әллә кечкенә чагында әтисенең кансыз кыланмышларын хәтеренә сеңдереп калганга, әллә ялгыз калудан куркып, әнисен беркем белән дә бүлешергә теләми. Әнисе янәшәсендә ир-ат күрсә, ниндидер көнләшүгә хас борчылу белән ачыргаланып елый башлый. Шундый хәлләрдән соң, каты авырып киткән чаклары да була.
Гөлниса әбинең фотоальбомын карап утырганда, Заһирның төрмәгә утырыр алдыннан төшкән фотосына игътибар иттем. Заһир… әтисе Иманкулга гаҗәеп нык охшаган икән.
– Заһирны начар гадәтләрдән никадәр генә сакларга тырышып үстерсәм дә, төс-кыяфәте генә түгел, холкы да – әтисенеке. Бүрене бүреккә салсаң да, урманга тарта, диләр. Никадәр акча түләп, укытырга тырышып карадым. Башы да эшли үзенең. Урам күбрәк тартты. Өченче курста ташлады. Эшкә урнашып, бераз эшли дә, әле теге ягы, әле бу ягы ошамый. Ташлый. Дуслары да үзе кебегрәк булды. Бераз салып алалар да, маҗара эзләп йөри башлыйлар. Ике тапкыр өйләнеп карады. Хатыннарын да гаепли алмыйм. Әлфия киленем бүген дә килеп йөри. Алтының алтын булмагач, кемне дә гаепләп булмый.
Гөлниса әби күргәннәрне китап итеп язарлык икән шул. Сиксән бер яшенә җитеп, аның бер генә тыныч көне булмаган бугай. Өстәл өстендәге кочак-кочак суд кәгазьләре дә улының «шуклык»лары турында сөйли. Улының бурычларын түләү өчен Казанда егерме ел дворник булып эшләп алган ике бүлмәле фатирын сатарга туры килә. Шул еллар эчендә Гөлниса әбигә дүрт тапкыр судларда булырга, ике тапкыр төрмә юлын таптарга туры килгән. Айлар, еллар дәвамында пенсия акчасының күп өлешен төрмәдәге улы өчен тоткан. Заһиры котылып кайткач та, тыныч тормыш күрсәтмәгән.
Суд материалларыннан күренгәнчә, чираттагы эчү мәҗлесе вакытында Заһир Шәрипов шешәдәше белән ызгышып китә. Ни бүлешкәннәрен үзләре дә төгәл хәтерләми. Судта шаһит буларак катнашкан Зөлфия Гәрәева сүзләренә караганда, мәрхүм Айрат Касыймов беренче булып суга. Заһир гадәтенчә кызып китеп, өстәлдәге пычак белән шешәдәшенең күкрәгенә кадый…
Лаеш районы суды тикшерү материаллары, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләреннән чыгып, Заһир Иманкул улы Шәриповны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 маддәсе нигезендә гаепле дип табып, каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/02/74159/