Шушы берничә үзенчәлеккә игътибар итегез.
Инде күпләрегезнең тәрәзә төпләрен помидор үсентеләре бизидер. Аларның сабаклары озынаеп, сузыла башласа нишләргә?
Даими урынга утыртканда, помидор үсентесе 60-65 көнлек булырга тиеш. Үсентеләрне ачык грунт яки теплицага кайчан утыртачагыгызны беләсез, шул сроктан артка таба санарга һәм шуңа тишелү өчен китәчәк биш көнне өстәргә кирәк. Мәсәлән, без томат үсентеләрен бакчага ел саен 10-11 июньдә күчерәбез. Шуңа ачык грунтка утыртасы помидорны 30 март-1 апрельдә генә чәчәргә кирәк. Үсентеләргә яктылык җитәрлек булсын. Зур тәрәзә аша да урамдагы яктылыкның 30-35 проценты гына үтеп керә. Әлегә үсентеләргә көн яктысы (озынлыгы) җитми. Шуңа аларны кимендә 12 сәгать өстәмә яктыртырга кирәк.
Сыйфатлы үсенте үстерәсегез килсә, дөрес вакытта чәчәргә ктрәк. Үсентеләрне тишелүгә тиешенчә яктыртыгыз, суны күп сипмәгез һәм тукландыру белән мавыкмагыз.
Фото: dacha365.net