«Су төбендә кызның гәүдәсе күренде…»

-- ГолияУфа

Югалган бала мәетен балыкчы тапкан.

Полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр Иркутскида югалган 14 яшьлек кызның гәүдәсе табылу урыныннан видео бастырганнар. 27 март көнне укучы кызның гәүдәсен Иркутскидан 20 чакрым ераклыкта балыкчы тапкан.

— Иртән мин балыкка Ангарага килдем, — ди ир-егет. — Бәке тиштем дә су төбенә камера төшердем. Шунда кызның гәүдәсе күрде. Элегрәк социаль челтәрләрдә мин аны эзләүләре турында укыган идем.

Мәктәп укучысының гәүдәсен экспертизага җибәргәннәр. Шул рәвешле баланың үлеменең төгәл сәбәбен ачыклаячаклар. Тикшерүчеләр сүзләренчә, кызда тән җәрәхәтләре юк. Кесәсендә телефон тапканнар.

Исегезгә төшерәбез, кызны тугыз көн эзләделәр. Ул 18 мартта мәктәпкә чыгып киткән, әмма анда барып җитмәгән. Югалган көнне ул урам видеокүзәтү камераларына эләккән. Кадрларда сигезенче сыйныф укучысының рюкзагын һәм дәфтәрләрен чүп-чар савытына ташлавы күренә.

Фото:  kugvesti.ru

Бәйле