Елмаю иммунитетны күтәрүче дә булып тора. Файдалы үзенчәлекләре исәпсез. Ул астма өянәген җиңеләйтә, яшәүгә сәләтлелекне арттыра, шуңа да төшенкелеккә бирелүдән иң яхшы чара дип санала.
Көлгәндә кешенең баш миендә эндорфин – “бәхет гормоны” барлыкка килә, ул иммун системасына уңай тәэсир итә. Бу эндокрин, йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу, ашказаны системаларын җайга сала дигән сүз. Көлгән вакытта “киллер-күзәнәкләр” барлыкка килә, алар төрле вирус, шешләрне юк итә, стресска каршы торырга булыша. Чит илдә көлү белән йөрәк-кан тамырлары чирләрен, гипертония, туберкулез, астма, аллергияне дәвалыйлар.
Көлү организмны яшәртә һәм ябыгырга ярдәм итә. 5 минут сын катып көлү 40 минут йөгерүне алмаштыра ала. Көлке терапиясе кешене депрессиядән чыгара, төрле куркулардан арынырга ярдәм итә. Көлгәндә кешенең киеренке халәте юкка чыга, безгә балачактагы ихласлык кайта, иҗади караш арта. Сабый ана карынында ятканда елмая башлый, тугач та әнисе белән аралашканда, йоклаганда авызы ерыла. Кешенең иң күңелле чагы 6 яшендә була, бу вакытта бала көненә 300 тапкыр көлә. Ә өлкәннәр көненә бары тик 15 тапкыр гына елмаерга мөмкин.
Фото: forexdengi.com Чыганак: https://mayakrbt.ru/articles/me-d-ber-ki-sh/2022-03-28/k-l-keshene-k-efen-gen-k-t-rmi-s-lam-tlegen-d-fayda-2746073