Наталья Гарскова: «Язын аллергияне җиңелрәк үткәрү өчен (…) киегез»

-- ГолияУфа

Билгеле аллерголог-иммунолог Наталья Гарскова язгы аллергияне җиңелрәк үткәрү өчен киңәшләр биргән.

Гарскова сүзләренчә, гипоаллерген диетаны үтәргә кирәк — рационнан татлы, тозлы, маринадланган, төрле химик матдәләр күпләп кушылган ризыкларны кулланмаска, шулай ук аллергия реакциясе китереп чыгарырга мөмкин булган продуктлар -тавык йомыркы, сөт, цитруслардан баш тартырга куша.

Серкә аллергеннары белән элемтәне киметү өчен, еш душ кабул итәргә, күзләрне һәм борынны юарга, кепка һәм саклык күзлекләре кияргә, көн саен мендәр тышлыгын алыштырырга, шулай ук йокы бүлмәсен дымландырырга кирәклеген әйтте.

Фото: sammedic.ru

Бәйле