Гүзәл Уразова үзе турында: “Нишлисең син, Гүзәәәл, дип, үз-үземне селкетәсем килде” [фотолар]

-- Лейла

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар Хәкимов белән танышу тарихын сөйли.

– 2002 ел 11нче октябрь. Илдар белән Чаллыдан Ижауга барганчы юл буе сөйләшеп килдек. Бер-беребезне әллә ничә ел белгән кебек булды миңа. Ничектер минем күңелемне аңлый иде кебек. Бик якын кеше, ничек аңлатыйм?! Ну, аңладыгыз инде!

Ижау кунакханәсенә урнашканда телефон номерлары белән алыштык. Кереп яткач, мин бик озак йоклап китә алмый, уйланып яттым. Аның һәрбер сүзе, аның күз карашлары… Шунда бераз куркып куйдым. Нишлисең син, Гүзәәәл, дип, үз-үземне селкетәсем килде. Ә ул соң бәлки минем белән болай гына матур итеп сөйләшеп килгәндер? Бәлки без бер атнадан гастрольдән кайтырбыз да, ул үз юлы белән китәр… Ә мин? Нишләрмен? Ләкин соң иде. Миңа Илдарның сумкасындагы баш даруы да, дөньяда булган башка бер дару белән дә ярдәм итәрлек түгел иде.

Бүлмәдәш кызым Гөлнара үч иткән кебек нидер сөйли дә сөйли, ә мин аны ишетмим дә икән. “Гүзәәл, с тобой всё в порядке?”– дип төрттереп тә алды. Шулай ничектер йоклап киткәнмен.

Беренче концерт Ижау шәһәренең Аксион мәдәният йортында узды. Илдар да, мин дә шул сәхнәдә беренче тапкыр Салават абыйның концертында җырладык. 20 ел элек бит инде бу… Концертның соңгы җырында барлык театр сәхнәгә чыгып басты. Салават абыйның «Соңлама» дигән җыры яңгырады. Бу җырның сүзләре мондыйрак иде: “Яратырлык гүзәл ярың булса, яратырлык гүзәл ярың булса, яратып кал җирдә, соңлама”. Бу мизгелдә сәхнәдә Илдар белән без генә басып торабыз кебек иде. Илдар җыр барганда минем янга килеп басты. Миңа сизелер сизелмәс кенә бармак очларымнан тотып алды.

“Яратырлык гүзәл ярың булса, яратып кал җирдә, соңлама!” Минем әйтәсе килгән, әйтә алмаган сүзләрне нәкъ шушы җыр әйтеп бирде.

Башта сумка, хәзер бу җыр, бөтен тирә-юнь безнең бергә булуны телиләр иде кебек.
Иртә белән торып кунакханәнең беренче катында урнашкан ашханәгә төшеп ашарга да Пермьгә, юлга чыгасы иде. Мин ишекне ачып чыксам, шул вакытта өске каттан баскыч буйлап Илдар төшеп килә. Минем аяк астында җир убылган кебек булып китте. Ничек? Нишләп алай? Нәкъ мин чыгуга ул төшеп килә? Бәлки ул баскыч кырыена басып минем чыкканны көтеп торгандыр? Аннары берни булмаган кебек үзенең Чаллыда базарда, катырка өстенә басып киеп алган, модный кара джинсасын киеп берни булмагандай миңа каршы төшеп килә? Ул миңа: “Гүзәл, әйдә, столовыйга”, – диде. Ә мин бер сүз әйтә алмый авыз ачып торам. Берзаман Илдар мине күтәреп алды да аркасына утыртып, баскыч буйлап аска йөгереп төшә башлады, – дип уртаклаша Гүзәл Уразова.

Бәйле