Актанышта ел башыннан туган 50нче сабыйны бәйрәм ясап каршы алдылар [фотолар]

-- Лейла

23 апрельдә Актаныш районының үзәк хәстәханәсе территориясендә урнашкан бала тудыру йортында шатлыклы вакыйга булды.

Районыбызның матур яшь пары Илназ һәм Гөлъяр Шәемовларның туганнары һәм якыннары бала тудыру йортыннан нәни Илһанны каршыларга җыелган иделәр.

Әлеге шатлыклы көн белән котларга «Актаныш-информ»ның иҗади төркеме дә барды. Бу көнне бала тудыру йорты төсле, аллы-гөлле шарлар, берсеннән-берсе искиткеч, күз явын алырлык чәчәк бәйләмнәре белән тулган иде.

Без, күзләреннән сөю, ярату бөркелеп торган яшь әти – Илназ Шәемов, кодагыйлар – Зөлфия Шәемова һәм Гөлчәчәк Фәррахова белән аралашып алдык, сөнечләрен уртаклаштык. Актаныш районының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева, үз чиратында, яшь гаиләне беренче сабыйлары туу белән ихлас котлады. Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын тапшырды һәм бик зиннәтле, хуҗабикәләр өчен бик кыйммәтле – “Татар милли аш-сулары” энциклопедиясен бүләк итте.

Сүз уңаеннан, узган ел белән чагыштырганда Актанышта шушы вакытта 44 бала туган булса, быел – 50. Димәк, демография әкренләп ныгый, үсеш ала, гаилә коручы күркәм парлар саны арта.

Юлай Низаев, "Актаныш-информ".

Бәйле