Украинада Тәтеш районы егете Даниил Маршев һәлак булган

-- Лейла

“2022 елның 5 маенда Украинада махсус операция вакытында хезмәт бурычын үтәгәндә якташыбыз, разведка ясау ротасы командиры, лейтенант Даниил Маршев геройларча һәлак булды”, дип яза “Тәтеш таңнары” газетасы.

Маршев 1994 елның 16 июнендә Тәтештә туган. Нахимов исемендәге Кара диңгез югары хәрби-диңгез училищесын (Кызыл Йолдыз орденлы) тәмамлаган.

Хәрби хезмәткәр гомерен Ватанга фидакарь хезмәт итүгә багышлаган һәм соңгы көннәренә кадәр хәрби антына тугры калган. Үлгәннән соң лейтенант Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Даниил Маршев белән хушлашу Тәтештә 11 майда уздырылачак.

Бәйле