Ютазы районында балыкчыны ток суккан. Бу хәл ничек булган?

Урыссу хастаханәсенә электр җәрәхәтеннән соң бик нык пешкән балыкчы китерелгән.

Фаҗига район үзәгенә якын урында булган. Ир кеше зур булмаган сулык ярына, югары вольтлы линия астына утырган. Кармак белән саксыз селтәнеп, электр тапшыру линиясенә тигән һәм аны ток суккан. Тәне алтмыш биш процент дәрәҗәдә пешкән. Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.

«Бу районда беренче генә очрак түгел. Үтенечле рәвештә киңәш итәбез – югары вольтлы электр үткәргеч линияләр астында балык тотмагыз, балыкка ялгызыгыз йөрмәгез, электр үткәргеч линия терәкләренә менмәгез. Андый очракларда дугадан да, токтан да җәрәхәт алу куркынычы бар. Әлеге ир кеше, күрәсең, кармак буйлап узган токтан җәрәхәт алгандыр», — дип сөйләгән районның баш табибы Ренат Фатыйхов.

Табиб икенче бер очракны да искә төшергән. Яшь егет, алкогольле эчемлекләр куллангач, фотога төшү нияте белән электр үткәргеч линия баганасына менгән. «Ул безгә йөз процент мәйданда тәне пешеп һәм аяклары сынып китерелде. Ике көннән соң ул үлде. Электр җәрәхәте алган очракта, токның тәэсирен куркынычсыз чаралар белән туктату мөһим, ашыгыч рәвештә авыртуны баса торган дарулар кабул итү һәм җәрәхәтлене хастаханәгә илтү мәҗбүри. Шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләрен чакыру зарур, чөнки разряд вакытында да ток килү автоматик рәвештә туктамаган линияләр бар”, — дип сөйләгән баш табиб.

Татар — информ

Бәйле