Юл һәлакәтендә үлгән Гөлнар турында авылдашлары: «Башта өч бала белән тол калды, хәзер…»

Кичке якта «Ватсап»ка күңелсез хәбәр килде: авылдашыбыз Гөлнар үз машинасында авариягә очраган һәм вафат булган. Улы исән, аны район хастаханәсенә озатканнар.

Коелдым да төштем. Авылдаш кына түгел, урамдаш та бит ул минем. Алай гына да түгел, бер ел элек гүр иясе булган бертуган энем белән бер кибеттә эшләделәр.

Гөлнар турында авылда начар сүз әйтүче булмас. Гаиләсе белән күрше Шекә авылыннан күченде алар – безнең урамнан йорт сатып алып, башка чыктылар. Ни кызганыч, ире Динарның гомере кыска булды. Якын кешесен югалту хәсрәтен ничек күтәрүен Гөлнар үзе генә белгәндер. Өч ир бала белән тол калган яшь хатын, тәкъдиренә язылганны кабул итеп, гомер итүен дәвам итте. Төпчеге Илгиз әтисен бөтенләй белми – ул үлгәндә берничә көн элек кенә туган бала булып кала.

Мин читтә яшим, Гөлнар белән юллар сирәк кисешә иде. Соңгы очрашуыбызда ул Нурия апам заказы буенча пешерелгән камыр ризыкларын кертте. «Шул арадамы? – ди апа телефоннан. – Иртән генә заказ биргән идем бит». Шундый җитез, өлгер иде Гөлнар. Йорты да, каралты-курасы да ялт иткән.

Гөлнар «Форсат» кибетенең камыр ризыклары пешерү участогында эшләде. Бигрәкләр дә уңа иде аның ризыклары! Кайткан саен гөбәдия сатып ала идем. Эштә коллегаларым да бер генә мәртәбә авыз итмәде ул пешергән гөбәдиядән. Һәм һәрвакыт рәхмәт сүзләре белән сугарылган сәлам юллыйлар иде пешерүчегә.

– Әле берничә көн элек кенә кибет каршында сөйләшеп тордык Гөлнар белән. Казанда эшләгәнлектән, бик иртә чыгып китәм. Ни хикмәт, Гөлнар да эшкә вакытыннан күпкә алда чыккалый икән. «Заказлар күп, камырны иртәрәк куярга уйладым», – дигән иде ул чакта. Хатын-кыз нәрсә турында сөйләшсен инде: хәл-әхвәл, балалар, бакчага нәрсә утырткан, сәламәтлек. Соңгы күрешүебез булган икән. Эчтән генә аның матурлыгына сокланган да идем әле, – дип искә алды аны классташым Динә.

– Әти-әнисе дә кыска гомерле булды, – дип кушыла әңгәмәгә аның ире Таһир. – Башта – әнисе, аннан Фәрит абый гүр иясе булды. Фәрит абыйның бер сүзе истә калды: нигездән чыгарып салган йорт кайгылы була, диләр иде, ышанмадым. Соңыннан үкендем дә бит…

Монысы инде ырым гына. Шулай да Гөлнарның кыска гына гомер юлында югалтулар күп булган икән шул.

Динары исән булса, кем белә, Гөлнар машина руленә утырмас та иде… «Кызу йөри иде, шул гына харап итте үзен», – диючеләр дә булыр. Тик бүген үкенүдән ни файда?

Аның белән берничә минут элек кенә күргән-сөйләшкәннәр Гөлнарның үлеме турындагы хәбәргә ышанып та җитмәгәндер әле.

– Малаен утырткан иде, машинасында яныбыздан выжлап үтеп китте…

– Кибет янында очрашып, бераз сөйләшеп тордык. Каядыр ашыга иде…

Ашыгулар ялгышуга илтә, диләр. Яшәргә ашыккандыр Гөлнар. Өч баласын ялгызы үстереп, икесен олы тормыш юлына бастырып өлгерде. Әби булу бәхетен дә татыды. Ә менә төпчеге әнисе ярдәменә, назына аеруча мохтаҗ иде…

Энемне искә алу мәҗлесенә камыр ризыкларын Гөлнар үзе пешерәчәген әйткән булган апага. Тик өлгермәде, үзе дә мәңгелек йортына күченде. Күрше-күлән аны юксынып, әле бик озак җылы хисләр белән искә алыр. Хезмәттәшләре дә бу югалтуны авыр кичергәндер. Шат күңелле, җилдәй җитез, ут борчасыдай тере, чая хезмәттәшләре Гөлнар инде бервакытта да ишекне ача башлаганда ук сәлам биреп килеп кермәс…

Әнисе янында утырган 13 яшьлек Илгиз (фотода), әлхәмдүлилләһ, исән. Тик әнисен соңгы юлга озата алмаган. Баһаветдиновлар гаиләсендәге өч баланың да язмышы әнисенекенә аваздаш булып чыкты. Аларга Раббыбыз күркәм сабырлык бирсен, язмышларына бәхетле озын гомер язылган булсын иде.

Гөлнарның үлеме турында хәбәр килеп ирешкәч, авылдашыбыз, хәзер Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче Алсу Мәрданова аңа багышлап бәет язган.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/06/84369/

Бәйле