Элвин Грей уңайсыз хәлдә калган

Татар, башкорт һәм рус телләрендә башкаручы, танылган җырчы Элвин Грей уңайсыз хәлдә калган. Бу хакта ул үзенең телеграм каналында хәбәр итте.

Радик (җырчының чын исеме) Башкортстандагы Сибай шәһәренә юл тоткан була. Җырчы машинада ягулык аз булганын да белгән, бар өмете юлдагы заправкада булган. Кызганыч, трассада андый тукталышлар булмаган һәм автомобиль сүнеп калган. Җырчы бензин көтеп торган вакытын бушка уздырмаган — машинасының тәрәзәләрен, көзгеләрен чистартып куйган.

Радик, аның кебек хәлгә калмас өчен, ягулыкны вакытында тутырып йөрергә киңәш итә.

чыганак: https://tnv.ru/tat/news/show-business/265869-elvin-grey-trassada-u-aysyz-kh-ld-kalgan/

Бәйле