Дару үләннәре җыю өчен иң кулай көннәр: 3–12 август. Дәвалану өчен үлән тамырларын 16–26 август аралыгында җыеп калу отышлы.
Дүләнә (боярышник красный) – чәчәкләре, җимешләре
Песи үләне (валериана лекарственная) – тамыры
Күк җиләк (голубика) – җимешләре
Зәңгәр мәтрүшкә (душица обыкновенная)
Тырнак гөл (календула лекарственная (ноготки)) – чәчәкләре
Балан (калина обыкновенная) – җимеше, кайрысы
Кычыткан – яфраклары
Әрекмән – тамыры
Кура җиләге – җимеше
Үги ана яфрагы (мать-и-мачеха) – чәчәге, яфрагы
Тузганак (одуванчик лекарственный) – үләне, тамыры
Абага (папоротник мужской) – тамыры
Петрушка – үләне, тамыры
Бака яфрагы (подорожник большой) – яфрагы
Әрем (полынь горькая) – үләне
Ромашка – чәчәк кәрзиннәре
Миләш – җимеше
Нарат – ылысы, бөресе
Күз күрүен яхшырту өчен
100 грамм күрәгә өстенә капланырлык итеп кенә яңа кайнап чыккан су салыгыз да 1 сәгать дәвамында төнәтегез. Аннан күрәгәне ваклап турап, шуңа вак итеп уылган кишер һәм 1 аш кашыгы шикәр оны салып, яхшылап болгатыгыз. Бу – бер көнлек микъдар. Әлеге катнашманы бер ай дәвамында ашарга киңәш ителә.
"Ватаным Татарстан"