Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында 37 яшьлек татарстанлы үлгән

-- Лейла

11 август төнлә Татарстанның Әлмәт районы Нолинка авылында шәхси йортта янгында 37 яшьлек ир-ат һәлак булды, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Хуҗабикә янган бинадан чыгып китәргә өлгергән, ә улы — юк. Янгын шулкадәр көчле булган, хәтта күрше торак йортка ут таралу куркынычы булган.

Янгын мәйданы 142 «квадрат» тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе — сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләре дә ачыклана.

ТНВ

Бәйле