Өендә музей ясаган Рушания Низамова: «Яраткан кеше генә эшли ала моны»

Нәрсә белән генә шөгыльләнсә дә, хезмәтеннән тәм табып, илһамланып яши Рушания Низамова. Аксубай районының Яңа Дума авылында яшәп иҗат итүче балалар язучысы бар яктан килгән шәхес: язу-сызу эше дисеңме, җырлау-биюме, гармун тартып җибәрүме – барысын да булдыра. Өендә Нәҗип Думавига багышлап музей да ясап куйган. Үзенчәлекле музейны без дә күреп кайттык.

– Казанда укыганда Габдулла Тукай, Максим Горький музейларына йөрергә ярата идем. Шишкин музеен күрү өчен Алабугага махсус бардым. Шулай бөтен музейларны карап чыккач, нишләп әле миңа да ясамаска, дигән уй килде, – дип сөйли башлады Рушания апа.

Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, бер ел колхозда эшләгәч, Рушания апа Казанга киномеханиклар мәктәбенә укырга киткән. Аны тәмамлагач, бер елдан соң Аксубайның Югары Баланда авылында киномеханик булып эшли башлаган. Үз авылларында яңа ачылган кичке мәктәптә киномеханиклар түгәрәген оештырган. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, туган авылы Яңа Думага әйләнеп кайтып, мәктәптә татар һәм гарәп телләрен укыткан. Бүген мәктәптә эшләп килүче музей да Рушания апаның тырышлыгы белән барлыкка килгән.

– Мәктәпнең икенче катында кечкенә генә бер бүлмәдә музей ясадым. Фанерадан мич, бишек ясадым, лампалар, самавырлар куйдым. Хәзер аякларым авырта, мәктәпкә кадәр барып җитә алмыйм. Шуңа музейны үз өемдә ачарга булдым, – ди ул.

Нәҗип Думавиның якташы буларак, музейны аңа багышлаган. Яза, сыза, буйый – барысын да үзе эшли Рушания апа.

– Бу эшне шулкадәр яратам. Яраткан кеше генә эшли ала аны, – ди ул, елмаеп. – Бөек шәхесебез Нәҗип Думави турында күп нәрсә эшләп була. Аның шәҗәрәсен төзедем, бөтен биографиясен укып, оныкларыннан, туганнарыннан сорашып, мәкаләләр яздым. Соңрак «Нәҗип – Дума егете» поэмасы барлыкка килде. Шул китапка Аксубайдан бер рәссамчыга иллюстрацияләр ясаттым, – ди язучы.

Музейның берничә почмагында Дума авылының күренекле шәхесләре, тырыш хезмәтчәннәре рәсемнәре урын алган. Мәктәп директорлары, табиблар, шагыйрьләр, район башлыклары, механизаторлар – берсе дә калмаган. Мөгаллимнәр, укытучылар турында аерым бер җылылык белән сөйли Рушания апа. Чөнки үзе дә тормышының кырык елын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.

– Илматова Мәрьям апа – мулла кызы, кияүгә чыгып, безнең авылда калган. Бездә татар теле һәм рәсем дәресләрен укытты. Әдәбиятка юнәлешне ул бирде миңа. Миндә иҗатка мәхәббәт уяткан кеше, бик яхшы мөгаллим иде. Аның кебек зыялы, һөнәренә тугры кешеләр сирәк була, – ди Рушания апа, яраткан укытучысын искә алып.

Укытучылык, язучылык эше белән шөгыльләнеп китүе һич гаҗәп түгел. Чөнки белем алуга, китапка мәхәббәте балачактан ук килә. «Кечкенәдән китап җыйдым. Китапханәдән алган китапны укып бетергәч, кире бирергә кирәк бит. Аларны бирмәс өчен елый идем мин хәтта. Аннары шулай китаплар җыя башладым, үземнең кечкенә генә китапханәмне булдырдым», – ди.

Музейга үзенең истәлекләрен дә куярга онытмаган. Туксанга якын грамота, Россиянең атказанган укытучысы таныклыгы, хезмәт ветераны медале, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Рушания апаның күп еллар буе әдәбият һәм белем бирү өлкәсендә хезмәт куюының нәтиҗәләре.

– Минем өчен иң кадерлесе – Язучылар союзы әгъзасы таныклыгы. Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия дә бик кадерле. Һәркемгә бирмиләр бит аны, – ди язучы.

Рушания апаның тормыштагы иң зур сөенече – улы Фәнис. Ул авыл мәчетендә мулла. Бер-берсенә терәк булып, бик матур яшиләр. Әнисенең эшен дәвам итеп, улы да укытучылык юлын сайлаган. Җыр-бию, гармунда уйнау, шигырь-хикәяләр язу – икесенең дә яраткан шөгыльләре. Рушания апа бик оста итеп рәсемнәр дә ясый әле. Үз картиналарында авылын, Нәҗип Думави эшләгән мәчетне, наратлык, бакча, чишмә буйларын сурәтләгән.

Күркәм, матур сыйфатлары белән үзләренә тартып торучы, сокланасы, үрнәк аласы килгән кешеләр була. Рушания апа да – әнә шундый шәхесләрнең берсе. Авылдашлары аның турында горурланып сөйли. «Аның дәресләре искиткеч иде. Дәрескә рәсемнәрне үзе кичтән ясап алып килә, без шаккатып тыңлап тора идек. Рушания апа – минем укытучым да, хезмәттәшем дә. Озак еллар буе бергә дус-тату эшләдек. Мөхтәрәм һәм бик оста кеше. Кулыннан килмәгән эше юк», – ди аның турында укучысы, Яңа Дума авылы мәктәбе директоры Энҗе Хәйретдинова.

чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/91358/

Бәйле