16 яшьлек кыз мәктәптә тәмәке тарткан.
Бу гаҗәп хәл Стәрлетамакта булган. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәренең «Подслушано Стерлитамак» төркемендә пост бастырганнар.
«Бүген мәктәптә гаҗәп хәл булды. Тәнәфес вакытында сыйныфташым тәмәке кабызып җибәрде. «Ни өчен тартасың дигәнгә?» болай дип җавап бирде: «Әни тарткач, мин дә тартам», — ди.
Шунысы кызганыч, аңа кушылып, дус кызлары да тәмәкене «тәмләп» карады. Әлбәттә, укытучыга бу хәл турында әйтмәдем. «Әләкче» кушаматы бирерләр дип тә куркыта», — дип язылган постта.
Балалар әниләргә охшарга тырыша шул. Шуңа күрә бала алдында ниндидер эш эшләгәнче, киләчәк турында уйланырга кирәк.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-09-08/ni-tartkach-min-d-tartam-2940759