Җырчы еш кына акыллы киңәшләрен биреп тора.
Былтыр октябрьдә кызы туган җырчы Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә әниләрнең декретта нинди булырга тиешлеге һәм өйдә дә сөйкемле булып калу өчен нәрсә эшләве турында сөйләде.
— Өйдә дә мин матур күренергә яратам. Чиста чәч, матур макияж булырга тиеш. Әлбәттә, тишек әйберләрдә түгел, ә матур пижамаларда йөрү зарур, бу минем өчен мөһим. Кызлар, аеруча декреттагы әниләр, үзегез турында онытмагыз, — дигән йолдыз дусларына.
Яшь әниләр аның сүзләрен хуплый, ләкин күпчелеге, бала мәшәкатьләре белән үз-үзеңә вакыт бүлеп булмый, дип белдерә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-09-10/g-lnaz-asaeva-men-shulay-eshli-2943419