Буада яшәүче Раушан Зиннәтуллинга өч баласына әти дә, әни дә булырга туры килгән. Хатыны Дамира 40 яшендә бакыйлыкка күчкәч, балаларына ятимлек ачысын сиздермәскә тырышып яши ул.
– Киленебез Наратбаш авылыныкы иде. Улым белән матур яшәделәр. Болай булыр дип кем уйлаган? – ди Назирә апа Зиннәтуллина. – Дамираның вафатына 10 ел инде. Җидесен уздырган көнне кече кызына 3 яшь тулды. Олы балалары аңлый иде инде. Әниләренең хастаханәләргә еш йөргәнен күреп тордылар. Табиблар аның канында яман чир тапты. Бик тә Казан хастаханәсенә алып барасыбыз, терелтәсебез килде. Табибларга күренмәс өчен бик карышты. Ризалашып, хастаханәгә барган көнне үк җан бирде. Күңеле сизенгәндер инде балакаемның.
Дамира өченче бәбиенә узганын башта сиздерми дә. Үзенчә сюрприз ясыйсы килә. Әмма каенанасына серен ача. Төшендә бер кыз бала күрә ул. Сабый Дамирага таба «әни» дип йөгереп килә икән. Чыннан да, озакламый кыз бала дөньяга килә. Әмма әнисез үсәргә насыйп була аңа. Әнә шул сабый барысына да кадерле хәзер.
Назирә апа килененең туганнарына бик рәхмәтле. Алар балаларны бер дә ташламый, гел бергә, ди.
– Киленемнең апа-сеңелләре бик тату. Алар элек тә гел бергә булдылар. Кием алсалар да, кунакка барсалар да, дүртесе йөрделәр. Хәзер дә шул җылылыкны саклыйлар, – ди Назирә апа. – Узган ел кодагыем үлеп китте. Бала хәсрәтләре җиңел түгел шул ул. Кодам ялгыз калды инде хәзер. Күңелләрне юатырга әле дә оныклар бар, дибез.
Әниләре үлгәч, сабыйларны әтиләре Раушан тәрбияли. Олы улы Казанда югары уку йортының 3 нче курсында белем ала, икенче улы 10 нчы сыйныфта укый, кечкенә кызчык быел өченчегә барган.
– Улым балаларын бик ярата. Бер дә зарланмый. Без дә кулдан килгәнчә булышырга тырышабыз. Әниләре сөенеп ятадыр, – ди Назирә апа.