Ир кеше башта хатынын атып үтергән, аннары башкаларга ут ачкан.
Сербия төньягында Житиште шәһәрендә билгесез кеше кафеда ут ачып биш кешенең гомерен өзде, тагын 20се яраланды.
Полиция хәбәр итүенчә, 2 июньдә иртән ир кеше кафега кереп автоматтан ата башлаган. Башта ул үзенең хатынын һәм тагын бер хатын-кызны үтергән, соңрак башка кешеләргә ут ачкан.
Һөҗүм сәбәпләрен тикшерү бара.