Әллә нишләдек без соңгы арада. Аралашмый башладык, үзебезгә бикләндек. Хәтта күршеләрнең үлемен дә «Ватсап» аша гына беләбез. Элегрәк болай түгел идек…
И, күңелле булган икән элек. Кешеләрнең күңеле ачык иде. Урам буйлап барасың, кемдер очрый, әллә каян кул болгап, я баш кагып сөрәнли: «Сәлам, туган! Хәлләрең ничек?» Вакыты бик тыгыз булмаса, килеп күрешә. Син дә сөрәнлисең, аңа каршы барып кул сузасың. Юк-бар нәрсәләр турында сөйләшеп аласың да ары китәсең. Моның ни дәрәҗәдә мөһим, җанга җылылык һәм яктылык өстәүче күренеш икәнен мин хәзер генә аңлыйм. Кешеләрнең барлыгын, бер-берсенә, шул исәптән сиңа да битараф түгеллеген тоеп яшәүнең бер чагылышы бит инде бу. Зур нәрсә. Ул чакларда, әлбәттә, болай тоелмый, нәкъ шулай булырга тиешле гадәти бер күренеш сыман күренә иде.
Эшнең кызу вакытларында, әйтик, печән өстендә бу аеруча нык сизелә иде. Машина-трактор табу авыррак иде ул чорларда. Колхоз эше дә күп, печән ташырга теләүчеләр чираты да зур. Көтәргә туры килә инде. Ләкин беркемнең дә чапкан печәне урманда калмый, барысына да җай табыла. Трактор булу белән төяшергә кеше эзләп күрше-күләнне урап чыгасың. Кайсы өйдә булмый, кайсының кичектергесез мәшәкате бар. Шулай да кеше табыла. Күпләре кадак кагарга дип күтәргән чүкечен ташлап сиңа иярә. Ашыгыч эш икәнен барысы да аңлап тора инде. Печән алып кайткач, төяшергә бара алмаган күрше-күлән сәнәкләрен күтәреп, аны бушатышырга кереп җитә. Сөенәсең. Эш бит ул кешенең күплеген ярата.
Бәрәңге утырткан-алган чорларда да шул чамарак була торган иде. Кулалмаш дип әйтеп булмый инде моны. Мин күп кешеле гаиләдә үсмәгәч, берсенә дә керә алмый, үзебездән артмый торган идем. Ә күп кешеле күршеләр үз бакчаларын тиз генә эш итеп бетерәләр дә, көрәк-чиләк тотып, ярдәмгә килеп җитәләр. И, ни генә кылсак та, күршеләр белән яши идек инде. Алар синнән берәр нәрсә сорап керә, син алардан нидер алып торасың. Күршеләр дип әйтү генә дөрес түгел бугай әле ул, бөтен авыл кешесе бик якын булып, үзара аралашып яши. Ярдәм дә итәләр, сорап та киләләр.
Эш вакытларында гына түгел, бәйрәмнәрдә дә бергә иде халык. Каз өмәләре, сугым чоры үзенә күрә бер Сабантуйга әйләнә торган иде. Хәтта күрше авыллардагы туган-тумача да ат чанасында толыпка төренеп килеп җитә. Бик исерүче дә, умырып ашаучы да булмый инде, аралашу өчен җыелалар. Туганнар, дус-ишләр белән табын янында утыру үзенә күрә зиннәтле бер бәйрәм кебек тоела.
Гадәти көннәрдә дә күрше күршегә кереп хәл белешеп чыга. Ераграк яшәгәннәре дә килеп киткәли. Чәйләп утыралар. Сыйлы чак булса, сыйга эләгә инде килгән кеше, андый вакыт туры килмәсә, коры чәй белән чикләнә. Бу мөһим дә түгел. Иң мөһиме – кереп хәл белешеп чыгу. Сөйләшеп утыру. Шулай гәпләшеп, эч серләрен бүлешеп, күңелен бушатып, җанына җылы алып яши иде кеше бер-берсеннән.
Җәйләрен капка төбенә чыгып гөрләшеп утыруны инде сөйлисе дә түгел. Капка дигәннән… Элек аны бикләп кую гадәте бөтенләй юк иде бугай. Ул чакта да бурлык бар иде инде ул. Балта-пычкыны да, көрәк-сәнәкне дә, башкасын да кыстырып чыгып китүчеләр булгалый иде. Абзарга кереп кош-корт урлап чыгучылар да табыла иде. Тик капкалар беркайчан да бикләнми торган иде. Капкалар да, ишекләр дә, күңелләр дә һәрвакыт ачык иде.
Үзгәрдек хәзер. Үзебезнең ничек үзгәргәнебезне үзебез дә сизми калдык бугай. Йомышыбыз гына төшмәсә, беркемгә дә барып утырмыйбыз, үзебезгә дә килмиләр. Көрәк-сәнәк сорап йөрү гадәте дә юкка чыкты. Күршеңә ниндидер эш коралы сорап керү бераз гаеп тә булып тоела бугай әле ул. Тормыш җитеш хәзер, һәркемнең үзенеке бар. Булырга тиеш. Чынлап та хәзер кешенең бөтен нәрсәсе дә бар, берәүгә дә мохтаҗлыгы юк. Ашы да, эше дә, эш коралы да үзендә. Хәзер кешегә шул эш кораллары ярдәм итә, күршеләре, дуслары, туганнары түгел. Каз өмәсе, сугым чоры дигән нәрсәләр дә юкка чыкты. Кемнең нәрсә чалганын белми дә каласың. Кешене эшкә чакыру мохтаҗлыгы булмагач, ашка чакыру теләге дә юк. Бергәләп эшләмәгәч, бергәләп бәйрәм итәсе дә килми. Белмим, яхшы микән инде бу, начар микән… Хәзер һәр йорт мөстәкыйль бер дәүләт булып яши. Шулай булгач, дәүләтнең мөстәкыйльлеге дә артык мөһим түгел.
Тик кайвакытларда мин элекке чорны сагынам. Кешеләр арасындагы җылылык юксындыра. Бу дөньяда кеше булу гына җитми, кешелекле дә булырга кирәктер сыман тоела. Эх… Әллә нишләдек без соңгы чорда…
Шундый моңсу уйларга бирелеп капканы бикләп кердем әле. «Чукынып йөрмәсеннәр.»
Югыйсә шәрран ачып куйсаң да, эт тә килми инде анда…
Марат Кәбиров, «Ватаным Татарстан»