30 ноябрьдә Аксубай районы Яңа Александровка авылының Энгельс урамында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
11нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга килгәндә ялкын агач йортны тулысынча камап алган була. 20:58 сәгатьтә янгынны сүндерәләр, аның мәйданы 54 квадрат метр тәшкил итә.
Кисәүләрне аралаган вакытта 63 яшьлек ир-атның мәетенә табылган. Янгын саксыз тәмәке тарту аркасында чыккан дип фаразлана.