Үз газиз баласының башына җиткән “аналар” соңгы елларда артык күбәеп китте түгелме?
Бала баккан хатыннар белә: йөрәгеңне ярып чыккан сабыйны тәү тапкыр күргәндәге тетрәнүдән дә, аңа беренче тапкыр хәләл сөтеңне каптырганда кичергән рәхәттән дә көчлерәк тойгы юктыр. Башларың әйләнерлек тә, “башың китәрлек” тә… Җиргә яңа тормыш бүләк иткән ана нәкъ шул вакытта аерым игътибарга, яклауга да мохтаҗ. Ул булмаса…
2019 елда Дүртөйле районының Исмаел авылында яшәгән Тимур Хәбировның әнисе кулыннан үтерелеүен хәтерлисездер әле. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булган иде. Инде бала — җир куенында. Әмма мондый фаҗига тагын берәр җирдә кабатланмас дип кем әйтә ала? Моңа кадәр дә шуңа охшаш хәлләр булып торды, моннан соң булмасын өчен нишләргә?
Соңгы очрак турында иң беренче мондый хәбәр булды. Иртәнге сәгать алты тулганда хатын дежур частька шалтырата һәм баланың югалуы хакында белдерә. Ул полицейскийларга төн уртасында балаларны йокларга яткыруын, якынча төнге сәгать икедә кечкенә Тимурга кефир бирүе, ә иртән сабыйның югалуы турында сөйли.
Ике көн буена хокук саклау органнары хезмәткәрләре, эзләү отрядлары волонтерлары, буа төбен тикшергән водолазлар һәм урындагы халык Исмаел авылы янында баланы эзләделәр. Соңрак шундый мәгълүмат чыкты – бала һәлак булган.
Тикшерү комитеты “Бала үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Берничә версия булды – малайның әтисе, аның әнисе һәм аның өйдәше шик астына алынды. Соңыннан Тимурның әнисе гаебен таныды һәм малайның җәсәде күмелгән урынны күрсәтте…
Кызганычка каршы, бу әнисенең баласын үтергән бердәнбер очрак түгел.
Тимур фаҗигасенә кадәр 32 яшьлек Кристина С. (исеме үзгәртелде) ярты яшьлек улы белән югалуы турында хәбәр булды. Хатын өйдән чыгып китә дә әйләнеп кайтмый.
Берничә көн дәвамында аларны волонтерлар, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эзләде. Ике көннән соң бер балыкчы елгада сабыйның мәетен таба. Нәкъ менә шул вакытта беренче версия пәйда була – Кристина баланы үзе белән бергә алып, үз-үзенә кул сала. Әмма аның гәүдәсе табылмый, ул исән дигән өмет кала. Шул ук вакытта республиканың Тикшерү комитеты “Бала үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү башлана, үлем сәбәпләрен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнә. Өч көннән соң Кристинаның үле гәүдәсе елгада табыла.
Ул ике бала таба һәм соңгыларыннан соң туган малайның ДЦП белән авыруы өчен нык борчыла. Табиблар аны, бала белән барысы да тәртиптә, дип ышандырырга тырыша. Яшь ана улыннан булмаган диагнозны эзләвен дәвам итә. Тик менә медицина ярдәменең Кристинаның үзенә кирәк булуын беркем дә сизми кала…
Шул ук елда хокук саклау органнарына Иглин районының Таутөмән авылындагы шәхси йортларның берсендә үле сабый табылуы турында хәбәр килә. 30 яшьлек хатын йөклелекнең 38нче атнасында бала тапкан, шунда ук аны буып үтергән һәм өендә мәетен яшергән булып чыга.
Хокук саклау органнарыннан хәбәр итүләренчә, аны ире кыйнаган, шуннан соң суы киткән. Соңрак Тикшерү комитеты сабыйның исән тууын раслаган…
Нуриман районыннан 34 яшьлек Светлана (исеме үзгәртелде) 2 яшьлек сабыеның башын өзә, ә 11 яшьлек улын суя. Шуннан соң йортын яндырырга була, әмма бу вакытта ире эштән кайта. Ул хатынын уттан чыгара, шул сәбәпле генә ул исән кала.
Тикшерү комитеты “Кеше үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгата һәм суд-медицина экспертизаларын үткәрүне билгели.
Светлананың гаиләсе бай булмаса да, имин иде, дип сөйли танышлары. Алар дүрт фатирлы баракта яши. Фаҗигагә кадәр Светлана эшсез кала. Хатын пешекче булып эшли, декреттан чыккач, үз урынына башка кешене алуларын белә. Аңа ультиматум куялар — я җыештыручы булып эшләргә, я үз теләге белән гариза язарга.
“Декрет вакытында аңа болай да авыр булды, ә монда — янә бер сынау. Балаларны ничек ашатырмын дип хафаланган, күрәсең…”
Алинә (исеме үзгәртелде), ике яшьлек кызын тотып, Уфадагы күпкатлы йорт балконыннан сикерә: башта сабыйны ташлый, ә
соңыннан — үзе. Бәхеткә, йортның тәрәзәләре астында тирән кар яткан була, алар икесе дә исән кала.
Тиздән бу хәлгә кагылышлы “Кечкенә баланы үтерергә омтылу” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла, аның буенча төп шикләнелүче Алинә була.
Әлеге статьяның санкцияләре буенча, сигез елдан алып, гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Суд-психиатрия экспертизасы җинаять кылган чакта да, тикшерү тәмамланган вакытта да Алинәнең шизофрения белән авыру булуын ачыклаган, ул психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалана.
Баксаң, Алинә балага узгач, ире армиягә китә, бала туып бераз вакыт узгач кына кайта. Әмма хатынның тормышы җиңеләйми — яшь әти яңа туган сабыйга да, аның анасына да кул күтәрә, гел түбәнсетә һәм кычкыра.
“Алинәнең әти-әнисе участок полиция хезмәткәренә һәм гаилә проблемалары белән бәйле башка инстанцияләргә баланың әтисе Алинәне һәм баласын җәберләве хакында мөрәҗәгать итте. Әмма нинди дә булса чаралар күрелмәде”, — дип сөйләгән кызның туганнары.
Ике атна кала Алинә иреннән туганнарына качкан, ләкин ул аны кабат кайтарган. Бер көн кала Алинә иренең аны һәм баласын үтерергә теләвен әйтә. Соңыннан әнисе белән психиатрга барырга җыена, тик өлгерә алмый – колагына ишетелгән тавышлар аңа сабый белән бергә балконнан сикерергә “куша”.
Шул ук вакытта, баланың әтисе гаиләдә “барысы да яхшы иде”, дип аңлатудан ары китә алмаган…
Иглин районының Иске Кобау авылында 40 яшьлек хатын 5 яшьлек кызын үтерергә маташа. Башка балалар күз алдында ул мунчада ике тапкыр кызның күкрәгенә һәм бер тапкыр аркасына пычак кадый. Балаларның әтисе, тавышларны ишетеп, мунчага йөгереп керә һәм хатынын туктата. Кызны авыр хәлдә дәваханәгә алып китәләр. Соңрак билгеле булуынча, гаиләдә 8 бала тәрбияләнә. Аларның әнисе психик авыру булуы ачыклана…
Караидел районының Яугилде авылында 40 яшьлек Елена (исеме үзгәртелде) үзенең 4 айлык кызын
таста батырган, бу вакытта аның ире белән улы утын хәзерләргә киткән була. Ул сабый белән бергә мунчага бара, таска су сала һәм баланы батырып үтерә. Хатын моны: “Мин аны суга батырдым. Аннан башка яшәү җиңелрәк булачак”, — дип аңлата.
Шуннан соң якыннары Еленаның сәер кылыклары турында сөйли. Ул бала тудырганнан соң депрессиядән җәфа чигә. Кызын ул әле “бүре”, әле “песи”дип атый.
Тикшерү комитеты “Бала үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгата. Еленаны махсус экспертизага җибәрәләр…
Ни өчен бу коточкыч вакыйгаларга әйләнеп кайтырга булдык соң? Чөнки әлеге чорда да ел саен Русиядә үз баласын үтергән өчен берничә дистә хатын-кыз хөкем ителә. Төгәл статистика юк, әмма Русиянең Югары суды каршындагы Суд департаменты, ел саен судта аналарның үз балаларын үтерү турында утыздан артык эш карала, дип хәбәр итә. Әлегәчә ачыкланып бетмәгән җинаять эшләренә караганда, алар 8 тапкырга күбрәк, диләр.
Ананың үз баласын үтерү җинаяте “филицид” дип атала. Криминалист галим Филипп Ресник әйтүенчә, биш яшькә кадәрге балаларның үтерү корбаны булу куркынычы зур, әмма күп очракта ике яшькә кадәрге балаларны үтерәләр.
Кубань дәүләт университеты тикшеренүләренә караганда, бала үтерүчеләр арасында 30-40 яшьлек хатын-кызлар байтак. Аларның 74 проценты беркайчан да психоневрология диспансерында исәптә тормаган, 50 проценты кияүдә, бала тапканнан соң психикалары бозылып калган, тагын 15 процентында табиблар психик чир таба алмый. Ул чакта белгечләр “тормыш ситуациясеннән эмоциональ киеренкелек” турында фикер йөртә.
Бу өлкәдә тикшеренүләр күрсәтүенчә, еш кына хатын-кыз бала тапканнан соң моңа кадәр үзе дә белмәгән психик авыруга сабыша.
Психоаналитик Юлия Хәкимова фикеренчә, югарыда бәян ителгән очракларның барысында да бер уртаклык бар – аларга вакытында психологик ярдәм күрсәтелмәгән. Шуңа күрә шизофрения, клиник депрессия, психоз үз вакытында ачыкланмаган.
Гомумән, ананың үз баласын үтерү сәбәпләре берничә – психик авырулар, яшәргә акча җитмәү, иренең кыйнавы. Алкоголь һәм наркотик чаралар куллану да бар. Болар барысы да кеше психикасының какшавына китерә һәм ул ни кылганын белми.
Яңа бала тапкан хатынның психикасы тотрыклы булсын өчен, беренче чиратта, аңа яхшы ашарга һәм йокларга кирәк. Аның баласы белән эмоциональ бәйләнешенә дә игътибар итү мөһим. Ул социаль активмы? Баласы белән һава суларга чыкканда бизәнәме, матурланамы, баласы турында дусларына сөйлиме…
Әгәр хатын-кыз психик яктан авырый башласа, ул үз-үзенә бикләнә, бала аның өчен авыр йөккә әверелә. Мондый хәлнең берсе генә күзәтелсә дә, невропатолог яисә психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-01-28/zem-tudyrdym-zem-3122253