Хәмидә Ибраһимова: «Дамир минем беренче мәхәббәтем, 50 ел буе яратып яшим»

Якын кешеңнең кадере олыгайгач арта. Лаеш районының Атабай авылында гомер итүче Хәмидә Ибраһимова әнә шулай ди. 

– Дамир минем беренче мәхәббәтем булды. Башка кешене күрмәдем дә, белмәдем дә мин. Гомерем буе иремне генә яратып яшим. Баштарак сөю хисләрен бик аңлап та бетермисең икән ул, – дип сөйли Хәмидә апа.

Аларны Казан таныштыра. Берсе – Атабай егете, икенчесе – Чирмешән районының Якты Тау авылы кызы. Дамир да, Хәмидә дә төзелешкә эшкә керәләр. Әле ул вакытта бер-берләрен белмиләр дә. Әмма бер очрашу бөтенесен хәл итә. Кашыкка салып йотарлык чибәр кызны егет күреп ала да башка ычкындырмый. Алар өйләнешәләр. Ул чакта берсенә – 20, икенчесенә 21 генә яшь була. Озак та үтми, Дамирны армиягә алалар. Хәмидә төзелештә кала. Көннәрдән беркөнне кыз янына Дамирның абыйсы килә дә аны заводка эшкә урнаштырасын әйтә. Баксаң, Дамиры авыр күтәреп эшләмәсен дип кайгырткан була. Дамир исә армиядә моряк булып хезмәт итә дә үзен диңгезгә багышлый.

– Башта кайткалап йөрде дә, аннары олы кызым Лилия тугач, без аның янына киттек. Мурманск шәһәренә барып урнаштык. Дамир бик тырыш иде ул. Яшь булуына карамастан, җитди дә, үз эшенең остасы да иде. Аны читтә яратып «маленький татарин» дип кенә йөрттеләр. 24 яшендә без яшәгән гарнизонның депутаты итеп сайлап куйдылар үзен. Ул чакта егетләр төпле акыллы булган инде. Анда бит блат дигән нәрсә юк. Мине куй, синекен куябыз, дип тә әйтмиләр. Эшеңне күрәләр дә билгелиләр иде. Ул чакта ирем белән горурланып яшәдем. Хәзер дә ирем янда чакта бар борчуым онытыла, – ди Хәмидә апа.

Мурманск шәһәрендә икенче кызлары Галия дә туа. Дамир абыйга бер хәрби конфликтта да катнашырга туры килә. Бу турыда сөйләргә дә ярамый аларга. 1,5 елдан соң эш сәфәрендә булдым дип кайтып керә. Хәбәрләшү өчен телефон да юк вакыт. Хәмидәсе сабыр гына көтә. Гомер буе сабыр итә ул. Тормышта төрле чаклар да була. Күз яшьләре дә тама, әмма гаиләне саклап кала беләләр. Аның каравы бүген шул сабыр итүнең әҗерен күрә дә инде ул.

– Дамирым – бик хисле кеше. Ул кошлар тавышын тыңларга ярата. Җәйләрен озак йоклап ятмый, тизрәк урманга чыгып китә. Аннары ул беренче чәчәкләрне, беренче җиләкләрне гел үзе өзә һәм миңа алып кайта иде. Хәзер дә шулай. Мин һәм балалар дип яши. Инде оныклар да кушылды бу исемлеккә. Иң тәмлесен аларга дип саклап тота. Казанга илтеп тә бирә әле, – ди Хәмидә апа.

Читтә рәхәт булса да, туган як сагындыра. Дамир абыйга күченеп кайтулар җиңел булмаса да, алар Лаешка юл тота. Дамир абыйның туган авылы Атабайга кайтып төпләнәләр. Мишә, Чулман елгаларыннан башка яши алмаганын аңлый ул. Кайтуга, кош-корт үстерә башлыйлар. 13 ел буе ирле-хатынлы үрдәкләр, казлар саталар. Төннәрен йокламыйлар да хәтта. Күрше Башкортстан, Мари Иле, Чуашстан республикаларына кадәр барып кош-корт саталар.

– Дамир сусыз бер генә көн дә тора алмый. Монда кайтуга, балыкка йөри башлады. Әле хәзер дә иртәнге дүрттә торып чыгып китә. Кайчак, әллә йөрмисеңме, дип тә карыйм. Иң зур бәхетемнән мәхрүм итмә мине, ди. Ә безнең иң зур шатлыгыбыз – Дамир! Аның ышыгында гына шундый рәхәт, җил-яңгыр тими икән, – ди Хәмидә апа. – Ирем мине култык астына сыендырып йоклый. Иң рәхәт кочак менә кайда, дим! Картайгач була икән ул мәхәббәт! Авырган чакларым да күп. Дамир бер дә уфтанмый, мине кадерләп кенә тора. Даруны да алып кайтып бирә, табибларга да йөртә. Мин исә намаз саен бер теләктә – Аллаһы Тәгалә бәхетемне күпсенмәсен иде!

Ике кызыннан да игелек күреп яши алар. Лилияләре музыка, хезмәт дәресләрен укыта. Кул эшенә бик оста икән. Укучылары да бик яраталар, ди үзен. Башлангычта аш-су серләре белән бүлешсә, уртанчыларга тегү-бәйләүне өйрәтә икән.

– Балаларым өчен күңелем тыныч. Галия кызым да онык сөя инде хәзер. Дәррәү килеп кайтып керүләреннән дә рәхәте юк. Мин өйдә генә торгач, кем кайтса да, кунак итеп җибәрәм, – ди Хәмидә апа. – Дамир белән өйләнешүебезгә 50 ел узды. Бер караганда, күп кебек ул. Әмма безгә сизелмәде дә. Минем яшьләргә киңәшем бар: гаилә коргансыз икән, аны саклагыз. Бер-берегезне рәнҗетмәгез, кадерләп яшәгез. Яшь чак уза да китә. Ә менә олыгайгач, тиңең кирәк. Иңенә башың салырлык, авыр чакта юатучы, шатлыгыңа синнән күбрәк сөенүче кирәк. Тормышның кадерен белегез!

чыганак: https://vatantat.ru/2023/01/103546/

Бәйле