Әлмәт татар дәүләт театрының әйдәп баручы актрисасы, Татарстанның атказанган артисты Мәдинә Гайнуллина «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта булган. Мәдинә ханым тамашачыларны үзенең балачагы, тормышы, иҗаты белән таныштырды. Иң авыры — әтине югалту булды, дип искә алды ул тапшыру барышында.
«Минем үкенеч — 18 яшькә кадәр үземнең әтине күрүдән мәхрүм булып яшәү һәм ата назын, бер-беребезнең кадерне белә башлагач кына ул бу дөньядан китеп барды. Бик аз булды ул миңа, әти җитмәде. Кешегә бирелгән вакытны урларга ярамый. Минем ул урланылган вакыт», — дип сөйләде актриса.