Яшь ир генетик экспертиза да үткән. Нәтиҗәдә…
Башкортстанның, Кушнаренко район судына яңа ачылган хәлләр буенча суд карарын яңадан карау турындагы гариза белән яшь ир-егет мөрәҗәгать иткән. Ул бала өчен алимент түләвен туктатуларын сораган.
Әле балага 4 яшь. Ир аның үз баласы булуында шикләнә. Моннан тыш, ул бала тууны рәсмиләштерү кенәгәсендә баланың әтисе турындагы язманы гамәлдән чыгаруны таләп иткән.
Эш буенча суд-генетик экспертиза билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча яшь кешенең чыннан да баланың биологик әтисе булмавы ачыкланган. Карар законлы көченә әлегә кермәде, дип хәбәр иттеләр суд матбугат хезмәтендә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-03-13/bu-bala-mineke-t-gel-3175468