- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Фаҗигале хәл 2 апрельдә Казанның Сафиуллин урамында килеп чыга. 26 яшьлек ир-атны «зебра»дан самокат ярдәмендә чыгып барганда “Лада” машинасы бәрдергән. Бу хакта Казандагы ЮХИДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә ир-атны РКБга алып килгәннәр. Хәзерге вакытта ул өендә дәвалана.
Искәртеп үтәбез, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, электрлы самокат, гироскутер кебек шәхси мобиль транспорт чараларын йөртүчеләр юлны, транспорттан төшеп, җәяү чыгарга тиеш.