- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Кишер чәчәр өчен уңай дип саналган ике вакыт аралыгы бар. Аның берсе — апрель ахыры-май башында һәм икенчесе 10-15 июньдә. Ни өчен ике вакытта?
Җәен ашау өчен кишерне — язын, ә саклауга кую өчен июньдә чәчәләр. Иртә чәчелгән бу яшелчә кышын сакланмый, чери. Шуңа күрә ул ике вакыт аралыгында чәчелә. Иртә һәм соң чәчелә торган кишер сортка карамый. Ә саклану-сакланмавы аны кайчан утыртуга бәйле.
Халык арасында киң таралган сортлар булып «Шантанэ», «Несравненный» исемлеләре тора. Соңгы елларда халык тагын 5-6 яңа сортны яратып ала башлады. Болар: «Витаминная 6», «Канада», «Лосиноостровская», «Нантская», «Московская зимняя», «Самсон».